Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

Якыннары аны ак халатлы фәрештәбез, диләр

Альфира Шәвәлиеваны хастаханә юлын таптаучылар яхшы белә

Альфира Шәвәлиеваны хастаханә юлын таптаучылар яхшы белә. Кабул итү бүлегенең шәфкать туташы авыруларның шәхси карталарын тутыра, мәгълүматларны компьютерга кертә, табиб билгеләгән йөкләмәләрне башкара.

Альфира апа – Минзәлә районының Әтрәкле авылы кызы. 1991 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, юллама белән Мөслим районына кайта. Шул вакыттан бирле ул медицина өлкәсендә хезмәт куя.

– Хезмәт юлымны мин хирургия бүлегендә башладым. Ике айдан бала тудыру бүлегенә балалар шәфкать туташы итеп күчерделәр. 18 ел дәвамында кечкенә сабыйларны карадым. Тудыру залыннан кабул итеп алу, яңа туган балаларга тиешле процедуралар үткәрү – бөтен эшне дә зур җаваплылык һәм төгәллек белән башкара идек. Сабыйга кирәк икән системасын, кирәк икән кислородын куеп, нәниләрнең гомерләре өчен җан атып эшләдек. Ул елларны әле дә сагынып искә алам. Ике дистә елга якын бу эшне яратып башкардым. Медицина юнәлешендә укуны дәвам итәргә теләгем абыем авариягә очрагач барлыкка килде. Ул вакытта бик каты сызланып, йөз-бите ертылып өйдә ятты. Якын кешемә шулкадәр ярдәм итәсем, могҗиза ясыйсым килде. Миңа ул вакытта 18 яшь иде. Үз кулларым белән перевязка ясап, тизрәк терелсен, савыксын дип тели идем, – дип искә ала Альфира апа.

Альфира апаның әти-әнисе кызларының медицина юлын сайлавына бик сөенәләр. Якыннары аны ак халатлы фәрештәбез, диләр.

– Кызыбыз – безнең терәгебез. Авырып китсәк, иң беренче булып ярдәмгә ашыга. Табиб билгеләмәсе буенча системасын да куя, уколларын да ясый, кан басымын үлчәп, киңәшләрен бирә. Горурланам кызым белән! – ди әнисе Дәрига апа.

Альфира апа тормыш иптәше Фирдәвес белән ике бала үстергәннәр. Бүген оныгының яраткан әбисе дә ул.

– Әнинең эше җаваплы һәм авыр булуын күреп үстек. Төнлә дә дежурда калып эшли торган вакытлары аз булмады. Шуңа күрә медицина юлын сайлау теләге кечкенәдән үк булмады. Шәфкать туташы булу түземлек һәм зур сабырлык сорый. Әни шәфкать туташы булгач, улыбыз Аяз авырып китсә дә курыкмыйбыз. Ул бөтен әйберне дә белә һәм тиз арада ярдәм күрсәтә, – ди кызы Энҗе.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев