Мөслим районы элемтәсенең өзлексез эшен 34 ел тәэмин итүче оста
Район тормышына беренче телефоннар 1958-1960 елларда килеп кергән. 1963 елда республикада шәһәрара элемтә эшли башлый. Районда да элемтә челтәре актив рәвештә үсә, предприятиеләрне һәм авылларны телефонлаштыру киң колач ала. Район элемтә узелы барлыкка килә.
Алты дистә елдан артык тарихы булган район элемтә челтәренең хәзер исеме үзгәртелде, ул «Таттелеком» җәмгыятенең Мөслим бүлеге дип йөртелә. Шушы оешмада 34 ел тырыш хезмәт куйган, йөзләгән километрларга сузылган элемтә линияләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүче, өзеклекләр булганда ремонтлаучы, гомумән, элемтәнең сыйфатлы булуын тәэмин итүче Ирек Зиннәтуллин хакында күпләр белми дә торгандыр. Һөнәр училищесын тәмамлау белән район элемтә челтәренә эшкә килгән ул.
Һөнәр юлы
– Яшь вакытта һәр егет яңа һөнәр үзләштерергә омтыла. Лениногорск шәһәрендә яшәүче апаларым миңа 32 санлы һөнәри-техник училищеның радиоаппаратура һәм приборлар монтажлаучылар төркеменә укучылар җыюы хакында әйттеләр. Ул чорда барыбыз да диярлек магнитофон, фотоаппарат һәм башка шундый җиһазларны сүтеп-җыеп, аларны ремонтларга кызыга идек бит. Аның да тәэсире булгандыр, Лениногорск һөнәри-техник училищесына укырга кердем, – дип искә ала Ирек.
Укуың соңгы елында аны Мөслим элемтә узелына практикага җибәрәләр. Бу Ирек Зиннәтуллинга эш урынын сайларга этәргеч бирә. Радиоаппаратура һәм приборлар монтажлаучы дипломы алган егет һич икеләнүсез туган ягы Мөслимгә кайта. Электр элемтәсе узелы җитәкчелеге аны шатланып каршы ала һәм линия-аппарат залына эшкә билгели. Дистә елдан артык әлеге бүлектә эшләгәннән соң Ирек линия-сервис участогы җитәкчесе итеп билгеләнә.
Бүгенге көндәге вазыйфалары
– Исеменнән үк күренгәнчә, линия-сервис участогы райондагы барлык элемтә линияләре өчен җавап бирә. Участокта алты егет эшли, алар сервис инженерлары булып исәпләнә. Һәр көнне егетләрне тиешле участокка озату, көн дәвамында алар белән элемтәдә тору, ярдәм итү бүлек җитәкчесе вазыйфаларына керә, – ди Ирек Зиннәтуллин.
– Егетләр элемтә линияләрендәге төзексезлекләрне дә юк итә, яңа линия сузылачак урыннарны да, җир казыганда линияләр булмаган урыннарны да билгели. Квартал саен авылларда таксофоннарны (алар 20 авылда бар) тикшереп, аларның эшләвен дә тәэмин итәбез. Абонентларга интернет, телевидение кертү, югары тизлектәге элемтә линиясенә кушылу буенча да хезмәт күрсәтәбез. Райондашларыбыздан кергән мөрәҗәгатьләр буенча элемтә чыганакларын булдыруда ярдәм итәбез, модем-приставкалар урнаштырабыз. Һәр көнебез югары сыйфатлы элемтә чыганакларын булдыруда ярдәм күрсәтеп уза.
Җитәкче бәяләмәсе
«Таттелеком» җәмгыятенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Марсель Әһлиев Ирек Зиннәтуллин хакында фикерләрен җиткерде.
– «Таттелеком»ның Мөслим бүлегендә өч дистә елдан артык хезмәт куючы Ирек Зиннәтуллин – бик җаваплы, төгәл һәм бик гадел хезмәткәр. Вазыйфаларын югары дәрәҗәдә сыйфатлы итеп башкара һәм башкалардан да шуны таләп итә. Шул ук вакытта гади, ярдәмчел, һәркемгә яхшылык кына тели ул. Иреккә тапшырылган эш, нинди булуына карамастан, бервакытта да ярты юлда тукталып калмый, өстән-өстән генә эшләнми. Хезмәттәшебез белән без ихластан горурланабыз һәм иң четерекле вакытларда да аның ярдәменә таянабыз. Аның тәҗрибәсе, белеме һәм ышанычлы булуы авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, – ди Марсель Әһлиев.
Әйе, һәр оешма хезмәткәрләренең тырыш һәм тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ирешә. «Таттелеком» җәмгыятенең Мөслим бүлегендә хезмәт куючы Ирек Зиннәтуллин – бүлекнең өзлексез эшләвен тәэмин итүче тынгысыз хезмәткәрләрнең берсе. Телефон, интернет һәм телевидение һәр йортта өзлексез эшли, элемтә бар икән, димәк, Ирек Зиннәтуллин һәм аның хезмәттәшләре вазыйфаларын төгәл башкара!
Нет комментариев