Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Китмә, сандугач... (фоторепортаж)

Бу атнада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргарифан Ханнановны искә алу кичәсе үтте.

Миргарифан Ханнанов күренекле шәхесләрнең берсе иде. Гаҗәеп бай табигатьле Яңа Сәфәр авылында туып үскән егетнең җыр-моңга сәләте табигый кебек. Исән булса, 7 февральдә М.Ханнановка 70 яшь тулган булыр иде. “Аның җырлавын, сәхнәдә чыгыш ясавын үз күзләрем белән күрә алганыма сөенәм. Ул районның йөзек кашы иде. Илаһи көчкә ия тавышы белән күпме кешенең йөрәгенә үтеп кергән райондашыбыз үзеннән соң мәңге үлмәс җырлар калдырды”, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

М.Ханнанов Мирзагали белән Моссалия гаиләсендә тугызынчы бала булып дөньяга килә. 5 яшендә хромкада уйнарга өйрәнә. Олы абыйсы Мингалим гармун алып биргәч: “Миңа җыр өйрәт әле”, – дип, Дәүҗия апасының теңкәсенә тия. Апасы: “Менә шул эшне башкарсаң, өйрәтәм”, – дип шаяруга бора торган була. Миргарифан кушканны тиз генә эшләп куя да янәдән апасын аптыратырга тотына. Энекәшенең җыр-моңга сәләтен күреп, абыйсы аңа 2 сыйныфта укыганда баян алып бирә. Шул көннән башлап, бер концерт, бер бәйрәм дә Миргарифаннан башка үтми. Казанчы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, егет укуын Әлмәт физкультура техникумында дәвам итә. Укыганда да баяныннан аерылмый. Дипломлы яшь белгечне Актаныш районының Чуракай мәктәбенә физкультура укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Анда эшләгәндә, агибригада белән тирә-як авылларда концерт куеп йөри алар. Аннары ул армия сафларына алына. Хәрби хезмәттән соң Баек мәктәбендә эшли башлый. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 9 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев