Гармун моңын югалтмаска иде
Михайловка авылында яшәүче гармунчы Мирзанур Гыймаев күпләргә таныш.
Эх, бар иде заманалар: бәйрәмнәрдә урамда гармун тавышы ишетелә, яшьләр гармунга кушылып җырлап уза иде. Гармунсыз авыл булмаган. Клублардагы кичәләр дә, аулак өйләр дә, туйлар да, егетләрне армиягә озатулар да – барысы да гармунга җырлап, биеп узган. Авылда гармун уйный белгән егет һәрвакыт игътибар үзәгендә булган.
Чия-Түбә авылы егете Мирзанур Гыймаев та 10 яшеннән гармунда уйнарга өйрәнә.
– Әтием Зиннур бик оста итеп гармунда уйный иде. 3 класста укыганда, гармунда ныклап уйный башладым, – ди Мирзанур абый. – Ул ике рәтле хромка гармоны иде. Уйнарга өйрәнгән беренче көем “Барыня-сударыня” булды. Әлеге көй уйнарга өйрәнү өчен бик җайлы. Гармунда уйнарга теләге булганнарга әлеге көйне өйрәнүдән башларга тәкъдим итәм.
Михайловка авылында яшәүче Мирзанур Гыймаевны райондашларыбыз гармунчылар ансамблендә уйнавыннан да, төрле бәйгеләрдә катнашучы буларак та яхшы белә. Гармунга 3 сыйныфта башланган мәхәббәте әле дә дәвам итә Мирзанур абыйның.
– Элек мәктәптә озын тәнәфесләр 30 минут була иде. Тәнәфесләрдә мин, гармунда уйнап, кызларны да, укытучыларны да биетә идем. Үсә төшкәч, төрле концертларда катнаша башладым. Аннан соң инде гармуннан бөтенләй аерылмадым, – дип искә ала Мирзанур Гыймаев яшь вакытларын.
Мирзанур 6 класста укыганда, әтисе аңа баян алып бирә. Баянны Әлмәт шәһәреннән икәү бергә барып алалар.
– Ул чорда Әлмәттә “Мелодия” дигән кибет бар иде, баянны шуннан алып кайттык. Баянда уйнарга өйрәнгәч, хромканы гел онытып тордым. Ул вакытта нигәдер икесендә дә уйный алмадым. Әллә өч рәтле баяннан соң хромкадагы төймәләрнең ике рәт кенә булуы уңайсыз булды микән? Хәзер алай интекмим, икесендә дә бер-бер артлы уйный алам, – ди Мирзанур абый.
Яшьлегендә гел баянда гына уйнарга туры килә аңа. Клубларда узучы кичәләр, Яңа ел, Сабантуй бәйрәмнәре, туйлар, егетләрне хәрби хезмәткә озату – барысында да Мирзанур Гыймаев катнаша.
– Бара алмыйм дисәм, өйдән килеп алалар иде. Элек сугымнан соң да кич белән зурлап ашлар үткәрәләр иде бит. Анда сугымчылар, эчәге юучы хатын-кызлар, күршеләр, туганнар җыела торган иде. Мондый ашларда халык җырлап, бик матур “утыра” торган иде, – ди бик күп авылдашларын җырлаткан гармунчы.
Мирзанур абыйның тагын бер сәләте барлыгын күпләр, бәлки, белмидер. Гармунчы Мирзанур Гыймаев оста көрәшче дә булган.
– Мин яшьтән үк көрәштем. Әтиемнең безне көрәшче итәсе килде. Башта энем көрәшә башлады, минем дә аннан калышасым килмәде, шулай итеп икебез дә көрәшче булдык. 9-10 классларда укыганда, үземнән олырак көрәшчеләрне дә җиңәргә насыйп булды хәтта. Сабантуйларда, район, республика күләмендә узган көрәш ярышларында даими катнаштым. Дистәгә якын сарык алдым. Көрәштән туктаганга әле биш ел тирәсе генә. Шулай да авылда узган сабантуйларда әле һаман да көрәш ярышында хөкемдар вазыйфаларын башкарам, – ди Мирзанур Гыймаев.
Тормыш иптәшен дә гармуны белән үзенә карата Мирзанур абый. Резедасы белән алар бергә укыйлар, бергә кичке уеннарга йөриләр. Мирзанур гармунын сыздырып җибәрүгә мәйдан уртасына иң беренче булып Резидәсе йөгереп чыга торган була. Бер-берсен бик яратып кавыша алар. Ике кызга гомер бүләк итеп, бүген инде балалар, оныклар бәхетенә куанып яшиләр.
Бүген Мирзанур абый – “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының актив әгъзасы. Хромкада, баянда һәм тальянда да бер-бер артлы матур көйләр башкара ул. Гармунчылар ансамблендә дә бик теләп чыгыш ясый. Гармунчы буларак төрле бәйгеләрдә актив катнашканы һәм уңышлы чыгыш ясаганы өчен бирелгән Рәхмәт хатларының һәм дипломнарның саны бихисап.
– Өйдә ял иткәндә дә кулыма һәрвакыт гармун алам, – ди Мирзанур Гыймаев. – Онытылып гармунда яраткан көйләрне уйнау күңелгә рәхәтлек, тынычлык бирә. Моны аңлатып булмый. Гармунда уйнаганда, эчтән генә җырлап та алам. Иң рәхәт мизгелләр! Бүген авылларда гармунчылар булмау борчый. Яшьләр арасында гармунчылар бөтенләй юк. Яшь егетләр гармунны онытмасын иде. Гармун бит ул – тел белән әйтә алмаган сүзләрне, серләрне әйтеп бирүче. Гармун – татар халкының йөзек кашы.
Дөрес әйтә гармунчы. Бүген авыл урамнарында гармун уйнаучылар да, гармунга кушылып җырлаучылар да юк. Бәйрәмнәрдә хәзер заманча музыка яңгырый. Гармун моңын югалтмаска иде.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев