Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Безнеке ул, Мөслимнеке! (фоторепортаж)

Якташыбыз, күренекле татар галиме Марсель Бакировның 90 яшьлек юбилей кичәсе үтте.

Мөслим – талантлы шәхесләргә бай төбәк: галимнәр, язучылар, җырчылар – кемнәр генә юк. Мөслимлеләр күренекле якташларын барлап, хөрмәтләп яши. Бу атнада мөслимлеләр якташыбыз, галим, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Гуманитар фәннәр академиясе академигы Марсель Бакировны хөрмәтләде. 

Элмә такта ачылды

Марсель Бакиров Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы халык телендә “Эт тыкрыгы” дип йөртелүче, Пушкин урамының Ык яры буенда урнашкан 10нчы йортында уза. Марсельгә 3-4 яшьләр булганда әтисе Хәернас Бакиров ялган донос буенча репрессиягә эләгә һәм атып үтерелә. Әнисе Фатыйма апага һәм балаларга бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Әмма алар югалып калмый, авырлыкларга бирешмичә алга атлый. 

13 февраль көнне Мөслимдә Марсель абый яшәгән йортка элмә такта куелды. Әлеге чарада ул үзе дә катнашты һәм дулкынлануын яшермәде:

– Мин әле һаман да гаҗәпләнеп, Мөслимдә туып-үсүем белән чиксез горурланып басып торам, – диде Марсель Бакиров. – Бары тик Мөслимдә генә талантларны тәрбияләп үстерә, зурлый һәм олылый беләләр. Бары тик Мөслимдә генә шундый матур эшләр башкаралар.  Күркәм эшкә алынуыгыз һәм мине хөрмәтләвегез өчен җитәкчелеккә, мөслимлеләргә тирән рәхмәтемне җиткерәм.

Район башлыгы Альберт Хуҗин шундый күренекле шәхесләрнең Мөслимдә туып үсүенә горурлануын белдерде.

– Мөслимнең шушы бәләкәй генә урамы күпме талантлы шәхесләрне биргән! Саный китсәң, бик күп алар! Алар арасында Марсель абый аерым бер урын алып тора. Аның фәнни хезмәтләре искиткеч күп! Юкка гына атказанган исеме бирелмәгән аңа. Шул ук вакытта ул иҗат итә, фольклорчы да.

Мондый хөрмәтләүләрне күпләргә күрергә насыйп булсын, – диде язучы Фоат Садриев.

Фәридә Гайнетдинова

Римма Афзалова фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев