Башкалар саулыгы өчен ныграк борчыла
Баек авылы фельдшеры Рәйлә Гафурова карамагында 278 кеше исәпләнә, шуның күпчелеге – өлкәннәр
Фельдшерларның эше бик катлаулы. Ник дигәндә, алар шәфкать туташы да, табиб вазыйфасын да башкара.
– Медицина хезмәте күрсәтүче халык арасында ике өлкән кешем бар. Алар 1929 елгы әби белән бабай. Барысын да яшәтергә тырышам. Гомерләре озын булсын дим. Моның өчен кирәкле процедураларны вакытында башкару мөһим. Диспансеризация үткәрү, медицина тикшерүе уздыру, анализлар бирү – һәммәсен вакытында эшләү зарур. Эшемне яратып башкарам. Минем өчен авыл халкының сәламәт, озын гомерле, көр күңелле булуы мөһим, – ди Рәйлә.
Авылларда фельдшерлар халыкка беренче ярдәм генә күрсәтми. Алар пациентларны карый, тикшеренүләр үткәрә, диагноз куя, дәвалауны билгели, практикада педиатрия һәм реаниматология буенча белемнәрен куллана.
Баек мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, 1991 елда Туймазы шәһәренең медицина училищесына укырга керә Рәйлә. Фельдшер-акушер һөнәрен үзләштереп, дәвалау эше буенча “5”легә диплом яклап, хезмәт юлын район үзәк хастахнәсендә башлый.
– Мин укып эшкә кайткан чорда хастаханә белән Ильяс Хәбибуллин җитәкчелек итә иде. Мине эпидемиолог ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Тугыз елдан соң Себер якларына чыгып китәргә туры килде. Анда да шушы хезмәтне башкардым, – дип искә ала райондашыбыз.
2013 елдан бүгенге көнгә кадәр Рәйлә Баек авылының фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куя. Мәктәптән соң шушы юнәлештә укуын дәвам итүенә медицина һөнәренә ия туганнары да сәбәпче була. Әтисе яклап туганнары терапевт, теш табибы, хирург, гинеколог һөнәрләрен сайлаган.
– Тормыш иптәше Айрат белән дүрт бала үстерделәр. Өч ятим балага әни булып килде Рәйлә. Балаларның мәктәптә генә укыган вакытлары иде. Бүген ул балаларның барысы да тормышта үз урыннарын тапты дисәк тә, хата булмас. Өлкәннәре Динар, укуын тәмамлап, икътисад зонасында эшли, Гүзәл белән Ләйсән югары уку йортларында укытучы һөнәрен үзләштерә. Кечкенәләре Алина Күбәк урта мәктәбендә 8 сыйныфта белем ала. Рәйләне кече күңеллелек, эчкерсезлек, сайлаган һөнәренә тугрылык, оптимизм бизи, – ди туганнары.
Тырыш хезмәте өчен райондашыбыз күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Чаңгы спорты, волейбол, йөзү, кул көрәшен үз иткән фельдшер район күләмендә үткәрелгән спартакиадаларда да, мәдәни чараларда да сынатмый.
– Аксак-туксаклап, әкрен генә, көчкә атлап, бөкрәеп пунктка килеп керәм. Рәйлә кызымның бер укол кадавы, җанга җылы итеп сөйләшүе, киңәш бирүе җитә, өйгә йөгерә-йөгерә кайтып җитәм. Авыл фельдшерлары алар – безнең саклаучы фәрештәләребез, – ди унынчы дистәсен ваклап килүче Гайнелҗинан Нуриева.
Лилия Шщймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев