Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Җырчы Ильмира Нәгыймовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар һәм Казанда фатир алып бирергә вәгъдә иткәннәр

Бу хакта ул «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләгән, дип яза «Интертат»

Тапшыруның алып баручы Роза Хәйруллина җырчыдан: «Син хәзер – ирекле, бер дигән чибәр, акыллы, спорт белән шөгыльләнүче, матур ханым. Сиңа язучылар, бүләкләр бирүчеләр, ниндидер тәкъдим ясаучылар бармы?» – дип кызыксына. «Ничек дип әйтим икән. Мин моны көтмәгән дә идем. Әмма ярты ел эчендә инде 3 тапкыр кияүгә чакырдылар. Алар мине белмиләр дә, әмма, килеп, кияүгә чакыралар. Сез бит мине белмисез, дим. Алар бит җырчы Илмира Нәгыймовага гашыйк, үземнең нинди икәнемне белмиләр. Мин болай үзем «нормальный» кеше. Әмма кияүгә чыгу – юк», – ди җырчы. Ильмира Нәгыймова бер ир-ат тарафыннан булган сәер тәкъдим турында да искә алып үтә. «Бер дә белмәгән кеше: «Әйдә, Казанга күч, мин сина фатир бүләк итәм», – дип тәкъдим ясады. «Юк», – дидем. Бер белмәгән кешедән ничек фатир алыйм», – дигән Ильмира.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153074/
© Ватаным Татарстан

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев