Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Саулыгым - байлыгым

Кояш күзлеген сайлыйбыз

Күпләр күзләрен кояш нурларыннан саклау өчен кояш күзлеге кия. Әмма күзлекләрнең барысы да кояш нурларыннан сакламый. Кояш күзлекләренең файдасы һәм зыяны турында район поликлиникасы офтальмологы Нәкыйбә Гайнетдинова белән сөйләштек.

– Нәкыйбә Гаффаровна, кояш күзлеген сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Кояш күзлекләрен махсус кибетләрдән алырга кирәк. Ул ультрашәмәхә нурлардан 100 процент сакларга һәм анда UV 400 маркировкасы булырга тиеш. Түбән сыйфатлы күзлекне тозакка тиңләргә була: кояш нурларыннан сакламый, дөньяны караңгылатып кына күрсәтә. Нәтиҗәдә күз алмасы киңәя, караңгы пыялага алданып, күзләр кояштан кысылмый һәм нәтиҗәдә “яклаучысыз кала”. Ультрашәмәхә нурлар тәэсирендә төрле күз авырулары барлыкка килергә мөмкин: коры күз синдромы, макулодистрофия, фотокератит (күзләрнең мөгез катлавында ялкынсыну процессы), катаракта.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев