Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнгать дөньясында

Уңышлы чыгыш ясадылар

Конкурста Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты.

2023 елның 1-2 мартында "Юность" сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының ХХVI фестивале халык уен коралларында башкаручылар номинациясендә (ансамбльләр һәм соло) узды. 

Анда республикабызның 18 шәһәреннән һәм районыннан ике йөзгә якын талантлы бала җыелды. Фестиваль "Татнефть" хәйрия фондының "Рухият" программасы нигезендә Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына багышлап үткәрелә. 

Конкурста Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты. 

Рушат Дәүләтшин - дипломант, Ислам Салихҗанов һәм балалайкачылар ансамбле III дәрәҗә лауреатлар булдылар. 

Конкурста катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр белән бирелде, ә лауретларга акчалата премияләр тапшырылды.

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев