Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр
Сәнгать дөньясында

Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр

Кичә, 1 декабрь көнне, Минзәлә театрында Гөлшат Зәйнашевага багышланган X республика фестиваленең гала-концерты узды.

Фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман, Тукай, Саба, Мамадыш районнарыннан килгән балалар һәм өлкәннәр шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр.

 Мөслим лицееның 3б сыйныф укучысы Ясминә Шәмсетдинова (җитәкчесе - Светлана Иванова) "Нәфис сүз" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 

Финал өлешендә чыгыш ясаучы 1 сыйныф укучысы Илиза Мөҗиповага, 9 сыйныф укучысы Илназ Муллагалиевка "Җыр" номинациясендә I дәрәҗә диплом һәм махсус бүләкләр тапшырылды. Җитәкчеләре Лилия Заянова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Лилия Заянова фотолары

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев