Суд карары чыкты
2024 елның сигез аенда районның ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр кулланып, транспорт белән идарә иткән 62 райондашыбызны тоткарлаган
9 август көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Галиуллин эшен карады. Ул гаебен танымады.
– Беркайчан да рульгә эчеп утырмадым. Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам. ДАИ инспекторлары миннән гафу сорарга тиеш, – диде Галиуллин.
Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видео-съемканы күрсәтте. Видеоязмада Галиуллинның адекват булмавы аермачык күзгә ташлана. Сөйләшкәндә өзек-өзек җөмләләр куллануы, кисәк ярсып китүе һәм турая алмыйча, чайкалып торуы ир-атның ялганлавын тагын бер кат дәлилләде. Видеоязмадан тыш, ДАИ инспекторының – алкотестерда, соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү да дәлил буларак китерелде. Тикшерү нәтиҗәләре райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан ике тапкыр күбрәк булуын күрсәткән. Шушы дәлилләрдән соң да Галиуллин гаебен танымады.
– Галиуллинны без кич тоткарладык. Кибеттән кызмача чыккан райондашыбыз алган спиртлы эчемлекләр кибет ишек төбендә төшеп ватылды. Рульгә утырып киткән Галиуллинны без артыннан куып барып тоткарладык, – ди ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Галиуллинга суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев