Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Ел башыннан 76 райондашыбыз спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган. Шуларның 72се үз гамәлләре өчен җәмәгать суды каршында җавап тотты.

15 сентябрь көнне көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Харисов эшен карады. Ул, өлешчә булса да, гаебен таныды.

– Менә сезнең проблемаларыгыз бармы? Минеке дә бар! Кем эчми инде хәзер?! Әйе, эчкән идем, яшермим. Тик мин үземне гаепле, дип уйламыйм. Бөтен кеше дә эчә! Ә эләктерделәр нәкъ менә мине! Бер стакан сыра гына эчкән идем. Аракы эчкәнем юк! – диде ул, күзен дә йоммыйча.
Райондашыбызның канында спиртның нормадан ике тапкыр артык булуы ачыкланган. Гаепләнүче, видеоязмада үзенең көч-хәл басып торуын күреп, оялды бугай, гаебен танырга мәҗбүр булды.

– Хәмер кулланып тоткарланучыларның күбесе: “Бер бокал сыра гына эчтем”, – дип акланырга ярата. Тик, алкотестер нәтиҗәләреннән күренгәнчә, канда алкоголь күләменең нормадан өч мәртәбә артык булуы өчен сыраны заводына барып чөмерү кирәктер, мөгаен, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Административ җинаять кылганы өчен Харисовка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев