Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны кимеми, дип хәбәр итә районның ДАИ инспекторлары. Моны спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен җәмәгать суды алдына басучыларның кимемәве дә раслый.

14 июль көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Арсланова эшен карады. Ул гаебен танымады.

– Мин дарулар эчәм, шуның йогынтысыдыр, бәлки. Башым авырткач, гел парацетамол эчәм. Рульдә йөргәндә арыта. Ул көнне “энергетик” та эчкән идем, – диде ул.

Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да күрсәтте. Әлеге видеоязмада Арсланованың сөйләшүеннән аның адекват булмавы сизелә. Алкотестер һәм соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан күбрәк булуын күрсәткән.

– Ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның да алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыруы – бәла! Гаилә җылысын сакларга тиеш гүзәл затлар тормышларын хәмер чоңгылына алыштырмасыннар иде! – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.

Административ җинаять кылганы өчен Арслановага суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм бер ел да алты айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Суд барышында райондашыбызның юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозуы да ачыкланды.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев