Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Хатирәләр

Газета укучылар гына түгел, интернет кулланучылар да “Үткәннән бер мизгел” рубрикасын үз итә. Кайбер фотолар кызу бәхәсләр дә уята.

– Шаккаткыч! Шулхәтле зур мәдәният йорты салганнар!.. Кем салган? Нинди фондлардан? Мөслим районында күп авылларда иде андый мәдәният йортлары. Безнең авылда була алмады. Безнең яшьлек үтте агач җимерек клубта. Безгә дигәне кая китте микән? Ә хәзер... Бар булганны жимерергә генә торалар. Төзүчесе дә юк. Хәер, төзесәләр дә, авыллар бетеп бара. Кем гаепле? Туган җирен, туган авылын үз итмәүчеләрме, әллә битараф җитәкчеләрме – кемнән тора микән? Эххх!..

– “Урожай” колхозы үз хисабыннан салган мәдәният йорты бу. Әле Тат. Бүләр мәктәбен дә колхоз салган. Шундый бай булган “Урожай” колхозы! Шушы клубны эшләүдә катнашкан эшчеләрнең һәрберсенә клуб ачылу тантанасына костюмнарны да колхоз тектергән дигән мәгълүмат бар безнең туган як музеенда.

– Элек белән хәзерне чагыштыру ул – җир белән күк аермасы. Бөтен төбәктә дә. Элек начальство кем иде дә, хәзергеләре кем?! 

– Без Бүләк авылының иске җимерек клубына чыга идек. Колхозда бәрәңге, чөгендер эшләргә баргач. “Кызлар, ул якка утырмагыз, клуб, шул якка авачак”, – дип кычкыра иделәр егетләр. Яңа клуб салганнардыр инде анда да.

– Әле аның яшьләре дә бик талантлы иде. Ул уен кораллары, гармунчылар, баянчылар! Күбесенә бу истәлекләр дога булып ирешсен.

– Мәдәният йорты бүген дә эшлиме икән?

– Эшли, Римма ут уйнатып җитәкли әлеге мәдәният учагын. Шәһәрләр көнләшерлек: артистларны чакыра, авыл активистларын да оештыра белә.

Фото – Мөслим туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев