Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Ут кебек әби

Мөслим-информның 2023 елда иң күп каралган видеоязмасы Үрәзмәт авылында гомер итүче 91 яшьлек Әлфия Гайнетдинова турындагы сюжет булды.

Ютубтагы “Мөслим телевидениесе” каналында дөнья күргән сюжетны кыска гына вакыт эчендә 54 меңнән артык кеше карарга өлгерде.

Бу – безнең абсолют рекорд. Интернет кулланучыларны нәрсә җәлеп иткән? Фикерләргә күз салыйк.

– Шундый кыенлыклар кичеп, авыр тормыш көтеп бирешмәгән, шәп, афәрин, әбекәй! Хәзерге яшьләр “теге җире авырта”, “арыйм”, “кыен”, “йокы юк”, диләр. Менә үрнәк алыгыз, бер җирегез дә авыртмас.

– Әбекәй, күз тимәсен, исән-сау бул, озын бәхетле гомер бирсен Ходаем! Амин!

– Точно ут кебек, сөйләшеп утырганда чәчрәп тора, булдыра, дөп-дөрес сөйли 90 яшьтә. Озын гомер телим, үз акылларында булып, 100гә кадәр яшәргә язсын аңа.

– Вәт әби! Яшьләр, үрнәк алыгыз.

– Әбекәй, сокланып карадым сезне! Рәхмәт әйтәсем килә, кочаклыйсы килә. Бигрәк позитив әби. Сөбханаллаһ. Матур көннәр насыйп булсын.

Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев