Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Печән базары

Тагын күпер турында

Мөслим күпере белән бәйле һәр язманы, социаль челтәрләрдәге һәр яңалыкны игътибар белән күзәтеп барып, комменарийлар язучы укучыларыбызның фикерләре белән таныштырабыз

Күперне ачу тантанасы, күпер төзелеше белән бәйле язмаларыбызга битараф булмавыгыз, чын күңелдән җиткергән теләкләрегез өчен рәхмәт!

– Уррраааа! Ниһаять, күпер ачылды! Ныклы булсын, озак еллар безне куандырсын!

– Ныклы күпер булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен! Рәхмәт!

– Хәерле сәгатьтә! Куанып йөрергә язсын!

– Күптән көткән көн.

– Амин, Аллага шөкер!

– Котлыйм!

– Молодецлар да инде, афәрин Мөслим халкына!

– Куанычлы күпер булсын. Хәерле юллар!

– Бик матур чараны оештыручыларга, катнашучыларга, чыгыш ясаучыларга зур рәхмәт!

– Юлларыбыз, күперләребез барысы да төзек булып, барчабызга да сөенеп исән-сау йөрергә насыйп булсын!

– Әлхәмдүлилләәһ, бу көнне дә күрергә насыйп булды. Раббыбыз Аллаһ күперне ныклы кылып, озак еллар куанып, бәла-казаларсыз, барчабызга да исән-сау йөрергә насыйп итсен!

– Күпер ачылу тантанасын минем туганым Темур Габидуллин һәм ясалма интеллект язган җырга ачалар. Бик сөенечле!

– Хәерле сәгатьтә, хәерле юллар! Фәрештәләр саклап йөртсеннәр! Барыгыз да тырыш, уңган, булган. Сез булдырасыз!

– Исән-сау йөрегез, дусларым!

– Сөбханалла!!! Аллага шөкер!!! Күптән көткән күпер ачылды!!! Бик матур оештырганнар!!! Рәхмәт төзүчеләргә!!! Тагын бик күп еллар сөенеп шушы күпердән йөрергә язсын!

– Ныклы, озын гомерле күпер булсын! Ә күпер турында җырны улым Темур Габидуллин бергә эшләгән иптәше Айнурга багышлап язган.

– Аллага шөкер, күперле дә булдык. Исән-сау йөрергә язсын!!!

– Көтеп алган күпер ачылды, Аллаһка шөкер. Бик күп еллар шушы күпердән исән-имин йөрергә язсын!

– Рәхмәт күперне төзүчеләргә, сәламәт булсыннар. Исән-сау йөрергә язсын барчабызга да.

– Ачылу тантанасын телефоннан карадык, рәхмәт! Ныклы күпер булып, халыкка озак еллар хезмәт итсен!

– Менә вакыйга бу ичмаса! Ничек вакыт табарга инде туры эфирда карарга. Эшегез юк, иптәшләр...

– Кырым күперен ачкан хәтле булды бу. Күперне ачкан көнне Нарат Асты авылында сабантуй булгандыр инде.

– Нарат Асты халкына асфальт салырга инде хәзер.

– Ул Нарат Асты авылы халкы өчен шатлык бүген! Аллага шөкер, авыл тынычлыкта калды...

– Берара моңсу да булыр әле.

– Юк, моңсу булмый. Безнең авыл гасырлар буе шулай тынычлыкта яшәгән. Җәй буе өйләр көне-төне селкенеп торды.

– Аңлыйм, бик авыр булгандыр. Ләкин кешеләр авырлыкка да бик тиз ияләшә. Инде күпер озын гомерле булып, исән-сау йөрергә язсын барыбызга да.

– Мөслим күпере тарихын язып укучыларга җиткергәнегез өчен зур рәхмәт, якташлар. Мөслимнең күпер башында безнең үскән нигезебез. Без, 10 яшьлек балалар, җыйнаулашып, һәрдаим күпер төзелешен читтән булса да карап торырга йөри идек. Күпер төзүчеләрнең исемнәре язылган урын да истә әле.

Айсылу Мадьярова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев