Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Ничек яшисең, авыл?

Мөслимлеләрнең Казанда куйган концертын туры эфирда күрсәттек. Тамаша вакытында да, ул тәмамлангач та сездән җылы фикерләр алдык, райондашлар.

Рамил Нурмөхәммәтов:

– Кабат-кабат карадым үзебезнекеләрнең концертын. Бик матур һәм эчтәлекле тамаша куйгансыз. Казанны үзегезнең сихри моңҗырларыгыз, искиткеч матур биюләрегез белән шаккатыргансыз. Бик зур рәхмәт, егетләр-кызлар, гомумән, Казанда сәхнә тоткан барлык әртисләргә афәрин!

Илсөя Вәлиуллина:

– Якташларым белән горурланам. Барысы да бар: гореф-гадәт, йолалар, милли моңнар, биюләр, матур яңгыравыклы сөйләм! Нәкъ мөслимнәрчә, безнеңчә. Бер тында, бер сулышта карала торган милли концерт тәкъдим иттегез. Баш режиссер, хореографлар, оештыручылар, артистларга зур рәхмәт хисләре белдерәм.

Рамил Нурмөхәммәтов: Илсөя, шуңа да без – мөслимлеләр. Читтә йөрсәм дә, мин үзебезнекеләр белән горурланам. Афәрин, искиткеч тамаша булган бу, карап туймаслык! Миргарифан абыйның чыңлап чыккан тавышы белән “Мөслимем” җыры һаман да колактан китми. Афәрин барыгызга да!

Нурия Шәрифуллина:

– Афәрин, якташлар, сез тагын да ямьлисез концертны!

Дилбәр Гарифуллина:

– Мөслимлеләр булдырырлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев