Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Ничек яшисең, авыл?

Михайловка белән Ташлыяр авыллары арасында игелекле райондашларыбызның басма ясап куюлары турындагы хәбәргә карата кайтавазлар күп булды.

Рәмилә Акимова-Ганиева: – Элек Ташлыярдан укучылар шулай йөреп укыдылар, хәзер моннан почта таратучы йөридер, мөгаен.
Сәрия Кәраметдинова: – Әлбәттә, бик зур рәхмәт басма ясаучыларга, ләкин бик куркыныч балалар, өлкәннәр өчен. Баш әйләнеп, суга егылып төшүең дә бар, Аллаһ сакласын.
Илсөяр Ситдыйкова: – Бу кай урындарак икән?
Гөлнара Абдуллина: – Зәмфирә апаларның бакча арты, дип яздылар.
Гөлирам Ганиева: – Басманы күргәч, әткәйнең басма салганнары искә төште. Боз китү белән Мәллә елгасы аша басма сала иде. Тыныч йокла, әткәй.
Зилия Гомәрова: – Кул-аякларыгыз сызлаусыз булсын! Рәхмәт!

Фотоны Фәнисә Нигъмәтуллина җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев