Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Печән базары

Мөслим күперендә ремонт дәвам итә

Нарат Асты авылы аша узучы юл да, авыл янындагы күпер дә кызу бәхәсләрнең сәбәпчесе булудан туктамый

Газетабызда басылган язмалар буенча социаль челтәрләрдә урнаштырылган хәбәрләрдә юлда йөрүчеләр моң-зарлары белән бүлешә.

– Бүген Мөслим аша кайткан идем. Нарат Асты авылында яшәүчеләрне аңлап була. Без дә ул авыл аша үз теләгебез белән үтмибез. Мәңге шул урау юлдан бармас идем, әмма туры килә.

– “Зур йөк транспортына әлеге юлга керү тыелса да, кагыйдәгә буйсынмаучылар да бар”. Бар гына түгел, берсе дә буйсынмый. Прицеплы “КамАЗ”лар йөреп кенә тора. Комбайннарга чаклы керерлек булгач инде ул күпергә...

– Беркем дә кызыктан тузан туздырып йөрми! Ашыгучылар да йөри. Күпме кеше эшкә шуннан йөри бит! Каян йөрсеннәр алар?! Ризасызлыкны машина йөртүчеләргә түгел, тиешле күперне алдан оештырмаучыларга әйтергә кирәк! Мин үзем дә күреп киттем тузанда утырганнарын, әмма түзәргә кирәк яки “жаловаться и добиться”.

– Безнең Шуганка авылы урамыннан ничә ел йөк машиналары йөри, тимер юл станциясендә яшәгән кебек. Өйрәндек. Зарланмыйк. Сезнең әле озакка түгел.

– Дөрес инде, халыкны да аңларга була. Урамнары бик тар бит. Ушың китмәле: Нарат Астының өйләре анда күренми дә, тузан каплап бетергән! Бөтен шоферлар да бертөрле түгел. Чабалар. Бер машина үтеп китә, аны күреп тә бетерә алмыйсың, узып, икенчесе килеп керә. Тузан арасыннан күрми дә калырсың. Аллаһым үзе сакласын инде хәвеф-хәтәрләрдән. Кичә генә барып кайттык, куркуымнанмы, белмим, исән-имин генә кайтсак иде, дип кайттым. Көн саен эшкә йөрүчеләрне дә аңларга була. Юллары бик тар, таш-ком бит. Ул агачларның өсләреннән тузан болыты күтәрелә. Аллаһым барысына да сабырлык, түземлек бирсен инде. Юл афәтләреннән сакласын барыбызны да. Нишлисең, күпер дә кирәк бит.

– Дөрес зарлана халык урау юлдан. Хәзерге техника белән авылны әйләнеп үтә торган итеп тә ясарга була, халык турында уйлаучы юк.

– Авыл халкына Аллаһ ярдәм бирсен!

– Бакча артлап ясасыннар юлны. Мәлләтамак урамына бер дә кертмәгәннәр, бикләп куелган.

– Яр Чаллы – Сарман юлында ремонт ясаганда, хәтта басу юлына асфальт салдылар. Ә монда авылга тузан күтәрелә торган материал салып куйдылар. Ичмаса су сиптереп тә йөрмиләр, даими сиптерергә тиеш булсалар да. Тузан күз күремен начарлата. Кайвакыт зур машина үтеп китсә, я артыннан барганда, юлда берни күренми.

Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев