Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Мин Мөслимне яратам

Мөслим үзәгендә төзелеп килүче “Бәхет” скверында булачак “Мин Мөслимне яратам” инсталляциясе райондашларыбызны һәм кайткан кунакларны бик тиз үзенә җәлеп итте.

Миләүшә Хәсәнова:
 – Менә бит, Казан гына димәгән! Безнең Мөслимебез дә –республикабызның горурлыгы. Безнеке, ичмасам, саф татарча, безнең телдә, безнең көйдә. Озакламый фотоархивны яңартырбыз, иншалла.
Хәмидә Муллагалиева:
 – Бик яратабыз үзебезнең Мөслимебезне. Исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын.
Чулпан Зиннурова:
 – Үз туган жирен кем генә яратмый икән, үлеп яратам Мөслимемне.
Римма Мардиева:
– Яратабыз һәм горурланабыз.
Әнисә Кәримова:
– Кая гына барсак та, Мөслимгә йөгерә-йөгерә кайтабыз. Мөслимне яратам.
Расиха Хантимерова:
– Мөслимебездән дә матур, чиста, саф һавалы жир юктыр кебек. Шул чисталыкның, матурлыкның кадерен белеп яшик, туганнар. Каян гына кунаклар килсә дә, сокланып китәләр... Аллаһым хәерле гомерләребезне биреп, сөенеп яшәргә язсын, дус-тату булып. Дөньялар тынычлансын иде. Туганнарыбыз, балаларыбыз исән-имин кайтып, соенеп яшәргә язсын...
Гөлүзә Илдарханова:
– Мөслим шәп, ну шулай да туган авылым Исәнсефем бииик кадерле.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев