Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Печән базары

Исемнәр бакчасы

Июнь ахырында “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәбездә “Мөслимнең исемнәре бакчасы” исемле интернет-проект башлап җибәрдек

Исемнәр бакчасы

Июнь ахырында “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәбездә “Мөслимнең исемнәре бакчасы” исемле интернет-проект башлап җибәрдек. Әлеге проектның максаты – Мөслим районында элек булган, бүген популяр, сез яраткан кеше исемнәренең электрон сүзлеген булдыру, нәсел җепләрен барларга, гаилә кыйммәтләрен сакларга ярдәм итү. Нәселдә булган исемнәрне туплаганда, райондашларыбызның истәлекләре дә яңарыр дигән өмет бар иде. Иң кызыклыларын “Авыл утлары” газетасында бастырырбыз, дидек. Хатирә язучылар күп булмаса да, исемлек туплауда катнашучылар аз түгел. Әлеге эш дәвам итә. Сездән кызыклы хатирәләр көтеп калабыз.

Миләүшә Хәсәнова:

– Алмаз, Айваз, Асылъяр – бу исемнәрнең һәрберсенең үз кыйссасы, үз тарихы бар. Алмазның әтисе Таһир улына Айваз кушмакчы булган, ләкин Иске Вәрәш мулласы Галимҗан карт колакка катырак булган, Айвазны Алмаз дип ишеткән. Алмаз белән өйләнешкәч, әле малаймы, кызмы икәнен дә белмәгән килеш, ул балага “Айваз” кушабыз диде. Минем мондый исемне ишеткәнем дә юк иде. Язучы Абдулла Алишның Алмаз, Айваз исемле уллары бар. Улыбыз тугач, Алмаз таныклык алырга авыл советына килгәч тә: “Безнең мондый исемне ишеткән юк, китапта булмаса, кушмыйбыз”, – дигәннәр. Бәхеткә, Айваз, “Айваз” булып, авылда, районда иң сирәк исем булып теркәлде. Кызыбызга Асылъяр исемен мин сайладым. Белмим, ничек башка килгәндер. Күпләр каршы килде: бигрәк озын, әйтеп тә булмас, диделәр. Үз уемнан кайтмадым. Асылъяр исеме районда юк. Әле әни, мин больницада булганда, иремнән: “Кияү, бу исем сиңа ошыймы соң?” – дип тә сораган. Бер-ике ел Асылъярга “Карлыгач” (җырчы Асылъярның “Карлыгачлар оя кора” җыры популяр вакыт), “Асылкар” (апаның кияве Раушан нигә алай дигәндер) дип йөрделәр. Баксаң, әни дә Фирдәвес абыебызга Асылъяр кушмакчы булган икән, ләкин бианасының (минем әби) фикере көчлерәк булып чыккан. Киленебез Алинә исемле. Шулай итеп, бездә исемнәр тарихы үзенчәлекле.

 

Илсур Исламов:

– Вәкил исеме истә калган. Районнан бәйрәмгә вәкил булып Вәкил килгән.

Галия Фәрхетдинова:

– Мин тугач, әткәй белән әнкәй миңа Гөлчәчәк дип исем кушарга теләгәннәр, әмма 5 яшьлек абыем Сирин: “Әби дип әйткәндә туры килә торган исем кушыйк”, – дигән. Шуннан соң әткәй: “Кара әле, бу бала дөрес әйтә бит”, – дип, миңа Галия дип исем кушканнар. Исемем үземә төрле яктан да туры килә, исемемне гомерем буе яратып яшәдем.

Расиха Хантимерова:

– Динара, Дания, Дилшат, Дөлфәт, Дилүс, Дөлфидә, Дөлфирә, Дамир абый Гарифуллин – язучы. Мин бәләкәй чакта, ул безнең авылга килгән иде эш буенча. Безгә фатирга керттеләр. Шунда ул миңа китап бүләк итте. Рафаэль Төхфәтуллинның “Йолдызым” дигән китабы иде ул. Мин ярата идем укырга. Бик күп китаплар укыдым. “Йолдызым” китабына бик шатландым! Язма башындагы беренче сүзләр һаман да исемдә. “Әнием, нигә минем исемемне Йолдыз дип куштыгыз?” – дип башлана иде ул. Үзем дә кызыма Йолдыз дип куштым.

Зәкәрия, Зөмәрә, Зөлхиҗә, Зилә, Зинфира, Заһидә, Зөлфия, Зәкия, Зөләйха, Зөлфирә. Әниемнең энесе Зәкәрия абыем турында истәлекләр әле дә күңелдә яңара. Җәйге каникулны мин аларда, Актүбә поселогында үткәрә идем. Беренче тапкыр гөмбә танырга,  ашка бәрәңгене матур итеп турарга, урын-җирне пөхтә итеп жыештырырга да аннан өйрәндем. Кыз бала өчен көнкүрештә кирәкле әйберләрне өйрәткән миңа абыем. Ашка бәрәңге әрчи башласам, хәзер дә аны искә алам.

Идая Гәрәева:

– Кифая ападан башлыйм әле. Әнкәйнең бик якын туганы иде ул. Кечкенәсен фанер такталы арбага салып, кайтышлый безгә туктый иде. Әнкәй белән чөкердәшеп чәй эчәләр иде. Камил җизни Чаллыда КамАЗда эшләде. Пенсиягә чыккач, мәктәптә хезмәт дәресләрен укытты. “И, мондый кешене күргәнебез юк иде”, – дип, гел мактап тордылар. Бик тыныч, акыллы кеше иде. Берәр тапкыр кешегә кычкырганы булды микән? Юктыр! Кәшифә апа Казанда яшәде, килгән чагында безне бөтен яклап хөрмәт итәр, зурлар иде!.. Урыннары – оҗмах түрләрендә, рухлары шат булсын.

Хәмидә Муллагалиева:

– Миңлебибираузагөлбостан, кыскартып, Гөлбостан дип йөрткәннәр минем әнкәй яклап әбиемне.

Рубриканы Гөлназ Җәлилова алып бара.

Фото: ясалма фәһем белән эшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев