Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Яшьләр нигә авылда калмый?

2021 елда социаль челтәрләрдә шундый сораштыру оештырган идек. Бу темага әле бүген дә актив фикер алышу бара.

– Эше дә, акчасы да юк. Пенсионерлар да күчә бит шәһәргә. Сыер тотсаң, тапшырырга сөте очсыз. Ит сата башласаң, синең үзеңнеке, хакын төшер, диләр. Икмәген, печән-саламын сатып алып мал тоту да отышлы түгел.

– Мин Күбәк авылыннан. Эш юк, кибет юк, ун елга өч бала туды. Асрауга алган балалар бар әле, алар да үскәч шәһәргә китә. Аларга фатир бирәләр. Ярый әле Карамалыда кибет, хастаханә бар. Олы яшьтәге кешеләргә авыр. Район үзәгендә матур, сүз дә юк.

 – Ходайга шөкер кылып, булганына сөенеп яшик. Акчада гына түгел бәхет, саф һавасы, чиста суы, нык басып йөрергә җире бар авылның. Жирдә яшәү – үзе бәхет!

– Әйе, тик эш булмаса, өең өчен түләп булмый. Авылда рәхәт, сүз дә юк. Эш булса, беркем дә авылдан китмәс иде. Минималка түләсәләр дә риза булыр иде.

– Гади авыл кешесенә берни дә юк. Ярдәм дип 5 тиен бирсәләр, җиде кат тиреңне тунап 15не алалар.

– Авылны мактагыз, әмма шәһәргә китеп котылыгыз. Авыл кунакка кайтып килергә генә ярый, анда да ике көнгә. Кычыткан беркайчан да гөл булмый.

– Мәктәп, ферма, юл, колхоз кирәк, дисез. 150 ел элек боларның берсе дә булмаган. Бары тик мәчет эшләгән, халык иманлы булган. Авыл гөрләп яшәгән. Надан халыкны теләсә ничек алдыйлар.Тарихка күз салыгыз! Иман булса, калганы булыр, Аллаһы боерса.

– Яшьләрнең эшлисе килми хәзер. Җир казырга, печән җыярга кирәк, шуңа авылда каласылары килми. Хәзер үзең өчен эшләргә була. Сарыгың булмаса да, йон әзерләргә, тавыгың булмаган килеш күкәй тапшырырга кушучы юк. Ит, сөт, яшелчә булмаса, кайтырлар иде, бәлки, авылга. Хәзер бар нәрсә дә бар шул.

– Авылда 60 ел торам, кайтам дигән бер кешене дә белмим. Мал асрыйсың, иткә, сөткә алыпсатарлар хак куя. Бахыр крестьянны төрле яклап алдыйлар... Бәлки бу хәлгә алыпсатарлар гаепледер, кем белгән?! Авыл яхшы: тәрәзә каршында – күл, ындыр артында – урман. “Оҗмахта яшисез”, – диләр, әмма оҗмахны күрергә вакыт юк...

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында укыгыз.

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев