Газетада сәламәтлек сагында торучылар турында язмалар даими урын ала
Социаль челтәрләргә куйган постларыбызга да укучылардан кайтаваз булмый калмый
Район хастаханәсенең балалар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләүче Лениза Вагыйзова, сәламәтлек саклау өлкәсендә ел дәвамында булган вакыйгаларга күзәтү язмаларына карата укучыларыбыз фикерләрен белдерә, мәсьәләгә чишелеш эзли.
– Әйе, Исламов – молодец. Ә сезнең табиблар компьютер томографиясе күрсәткечләрен укый, диагноз куя белмиләр. Әнигә КТ үткәрдек, нәрсәнең ничек икәнен аңлата алмадылар. Табибка язылып, Яр Чаллыга барырга туры килде. Табиблар кирәк сезгә, яшь табиблар, эшлисе килеп торган табиблар! Ә хәзергә сездә андыйлар юк, кызганыч. Илгиз Зәкиевичкә рәхмәт!
– Лениза – үз эшенең чын остасы! Аллаһтан бирелгәндер аңа шәфкать туташы һөнәре! Уңышлар сиңа, Лениза ханым! Авырулар әз булсын! Гел шулай елмаеп дәваларыңны өләш авыруларга!
– Молодец, туганым. Син һәрвакыт шулай сөйкемле, тырыш, эш сөючән. Гаилә бәхете, шатлык, уңышлар телим.
– Безнең туганыбыз – шундый кешелекле, уңган, булган ул! Сәламәт булып, алда тагын да зуррак уңышларга ирешүеңне телибез. Горурланабыз!
– Лениза апа – кешелекле ул, беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады. Гомумән, балалар бүлегендә бөтен персонал да яхшы, йомшак телле.
– Афәрин, классташ! Уңышлар һәм иң изге теләкләр сиңа!
– Ленизага эшендә уңышлар, гаиләсенә бәхет, шатлыклар телим.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев