Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Печән базары

Авылым, авылкаем

Авыллар тарихы, яшәеше, газетабызның “Үткәннән бер мизгел” сәхифәсендә чыгучы фотолар райондашларыбызның хатирәләрен уята

Әмәкәй авылы “Правда” колхозы хатын-кызларының 1968 елда басу эшендә төшкән фотосына карата укучылар соклану белдерде. Фотоны Зәнфирә Шакирьянова тәкъдим итте.

Раилә Самахужина:
– Шулкадәр ачык йөзләр! 
Әлфия Мөхәммәтшина:
– Чын гүзәл, матур хатын-кызлар! Авыр эшләренә карамастан саф күңелдән елмаю!
Гөлүзә Мирхаҗиянова:
– Үзе бер матурлык, әнкәйләр шулай эшләп йөрделәр.
Миләүшә Әрдаширова:
– Сәрия апа, Рәшидә апа, Нәсимә апа, Гөлфая апа. Арткы рәттә Мәрьям апа, Зәнфирә апаның әнисеме, әллә үземе?
Рәсинур Шәрипова (Мәүлиева):
– Барысы да матурлар, йөзләрендә елмаю, ихласлык.
Әнисә Кулекенова:
– Шундый мөлаем йөзле матурлар. 1968 елны Үрәзмәт авылында 10 классны бетергән вакыт.
Гөлия Сафиуллина:
– Үткәннәрне искә төшереп, безнең әниләрне дә җибәрегез әле.
Марина Шәрифуллина:
– Әмәкәйдән Әлфия белән бергә эшләдек шинный заводта, ашханәдә. Алар өч кыз игезәкләр иде. Өчесе бер карында. Белүчеләр юкмы? 1960-1962 елгы микән алар?
Гөлия Сафиуллина:
– Әмәкәйдә 3 игезәк кызлар юк, диделәр.
Миләүшә Кәримова:
– Зәнфирә, зур рәхмәт. Тагын юкмы? Бигрәк матур апалар!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев