Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өстәмә белем бирү

“РобоКвест” республика ярышлары үткәрелде

Мәктәптән тыш эшләр үәгендә икенче тапкыр республикакүләм робототехника буенча «Робоквест» ярышы уздырылды.

Районда икенче мәртәбә “РобоКвест” республика ярышлары үткәрелде. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 9 районнан 15 команда составында 60 укучы үзләренең көчләрен сынады.
Икенче мәртәбә оештырылучы чарада катнашучылар саны арта бара. Үз роботларын төзеп алып килгән укучыларның һәр эше үзенчәлекле иде. Квест шартлары буенча һәр команда үз роботларын 4 категориядә сынады. 
Кайсы гына өлкәне алсак та, эшне компьютерлардан, роботлардан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйгедә катнашучылар логик фикерли белүләре белән дә аерылып торды. Конкурс балалар өчен аралашу, дуслашу ролен дә үтәде.
“Спринт”, “Лабиринт”, “Тупларны җый”, “Сумо” кебек номинацияләрдә үткәрелгән бәйге кызыклы, мавыктыргыч барды. Арча районының Яңа Кенәр мәктәбе укучылары бәйгедә беренче урынны яулады. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Офык” командасы – икенче, Актаныш районының РобоСила командасы өченче урынга лаек булды. Призлы урыннарга чыккан командаларга республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дипломнары, медальләр, истәлек бүләкләре, ярышта катнашкан һәр балага Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ясалган сувенирлар бирелде.
Лилия Шәймиева 

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев