Батырларны искә алып
Өлкән буын

Батырларны искә алып

Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында тәрбияләнүчеләр мемориаль комплекста экскурсиядә булдылар.


- 13 май көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат- йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар педагог- психолог Резеда Шаммасова җитәкчелегендә Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында экскурсиядә булдылар. Өлкән яшьтәгеләр мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, комплекс экспонатлары белән таныштылар, парк зонасында ял иттеләр. Экскурсиядән өлкәннәр канәгать калды, – дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Фотолар – картлар һәм инвалидлар интернат- йортыннан

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев