Музей хезмәткәрләре мәгълүмат сәгате үткәргән
Очрашулар

Музей хезмәткәрләре мәгълүмат сәгате үткәргән

Гимназия укучылары белән туган як музее хезмәткәрләре коррупция турында әңгәмә оештырганнар.

Туган як музее хезмәткәрләре гимназиянең 3а сыйныф укучылары өчен "Коррупциягә-юк" темасына мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең нәрсә аңлатканын, аның мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр.Укучылар коррупция темасына сорауларга җавап бирделәр, «Ришвәт нәрсә ул? Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?», - дигән сорауларга ачыклык керттеләр. Балалар хөкүмәтнең аңа каршы нинди чаралар күрүен, яшь буынның коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә алуын белделәр, - дип язалар туган як музееннан.

Фото - туган як музееннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев