Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Очрашулар

“Җитәкче белән иртәнге аш” проекты кысаларында

Очрашу чын мәгънәсендә ихлас сөйләшүгә әверелде.

Гаилә елы уңаеннан районыбызда төрле чаралар үткәрү планлаштырылды. Узып баручы атнада шуларның берсе булган “Гаилә һәм мәктәп – ышаныч җебе” исемле муниципаль проектка старт бирелде. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә әлеге проектның ике юнәлешен дә сынап карадылар. “Җитәкче белән иртәнге аш” дип исемләнгән бүгенге чарага район башлыгы Альберт Хуҗин кунак булып килде.

Укучылар җитәкчегә гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр, беренче хисләр, яраткан шөгыль турында сораулар бирделәр. Очрашу чын мәгънәсендә ихлас сөйләшүгә әверелде. Табын артында гармун көйләре дә яңгырады.

 Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев