Питрау – гади һәм халыкчан бәйрәм
Яңа Усы авылы райондашларны Питрау бәйрәменә җыйды.
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Питрау – славян халык календаренда 12 июльгә (иске стиль белән 29 июньгә) туры килә торган, изге апостоллар Петр һәм Павел көненә багышланган керәшен татарлары һәм христиан диненә караган башка милләт вәкилләре бәйрәме. Питрау Татарстан халыкларының милли бәйрәмнәре исемлегенә керә һәм, Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фестиваль статусын алып, Мамадыш районының Җөри авылында ел саен зурлап үткәрелә.
Бу көн Иван Купала бәйрәме тәмамланып, җәйге туйлар чоры башлану, беренче чүп утау һәм печән җыюга әзерлек чорына туры килә. Питрау ул – табигатьне зурлау, биргәненә рәхмәт уку, матурлыкка, табигатькә мәдхия җырлау бәйрәме. Питрау – алда торган зур һәм җаваплы эшләр: урып-җыю алдыннан ял итеп алу да.
Питрау бәйрәмгә килүчеләрне җылы кояшы, җырлы-биюле мәйданы белән каршы алды.
– Мин әнием янына кунакка кайттым. Әлеге бәйрәмгә бик шатланып килдем. Миңа Питрау бәйрәме бик ошый: яхшы күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрә, мәйданда төрле кызыклы уеннар үткәрелә. Халык бик гади һәм кунакчыл. Питрау бәйрәме табигать белән бер дулкында, гармониядә булырга, табигать матурлыгын күреп, Җир-анага шулкадәр матурлык һәм муллык биргән өчен рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә, – диде Германиядән туган ягына кайткан Римма Шәрәпова.
Бәйрәмне Әлмәттән килгән җырчы-композитор Зиннур Сафиуллин ачты. “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән сәламләгәч, автор-башкаручы Яңа Усы авылына багышлап язган өр-яңа җырын бүләк итте.
– Яңа Усы авылына дүртенче ел киләм. Бәйрәмдә бик шатланып катнашам. Авыл бик матур урынга урнашкан, бәйрәм мәйданы кунакларны әллә каян үзенә чакырып тора. Авыл халкы бик гади һәм ачык күңелле, шуңа җырларга да, халык белән аралашырга да бик рәхәт! Быел Яңа Усы авылына багышлап җыр иҗат иттем, бәлки, киләчәктә ул яңаусылыларның гимнына әйләнер. Питрау бәйрәме югала, онытыла күрмәсен! – диде Зиннур Сафиуллин.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев