Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Мең яшә, Симәгем!

Симәк авылында 35 елга беренче тапкыр Сабантуй узды.

Симәк авылына XVII гасырда ук нигез салынган. Сөймәк авылы тарих битләрендә 1701 елда телгә алына башлый. 350 еллык тарихы булган Сөймәк, авыр елларны үткәреп, яшәвен дәвам итә. Иң көчле колхозларның берсе булган “Алга” хуҗалыгы таралуына да байтак еллар узды. Симәктә Сабантуй да 35 ел булмаган.

Симәк авылыннан дәрәҗәле кешеләр дә, ихтирамга лаек җитәкчеләр дә үсеп чыккан. Авыл халкы бөтен Татарстан, ил буйлап таралган. Күпләр туган авылын, әби-бабаларының, әти-әниләренең кендек каны тамган туган нигезне ташламый, Симәктә төпләнеп матур гомер итә. Ә читтә яшәүчеләр мөмкинлек булган саен туган авылларына кайта, авылдашлары, дуслары белән күрешеп китә. 

Шунысы кызганыч, бүген Симәк авылында мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Элек балалар шау-шуыннан тынып тормаган бу биналар хәзер ташландык булып, моңсуланып калган. Әмма авылны яшәтүче халкы бар! Симәкнең данлы үткәнен яңартып, авылга ямь биреп, узган атнада биредә шаулатып-гөрләтеп Сабантуй үткәрделәр. Сабантуйга дип элек бәйрәм үткәрә торган урынга мәйдан корып, барлык уңайлыкларны булдырганнар.

– Авылыбызда Сабантуй яки Авыл көнен үткәрү фикере моннан өч ел элек үк барлыкка килгән иде, – ди чараны оештыручы һәм алып баручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Әкмалова. – Авылдашым Гөлнурга да әйттем, әмма ул вакытта ныклап оешып китә алмадык. Быел да зурлап, Сабантуй үткәрәбез дип тотынмаган идек. Төрле җирләрдә яшәүче авылдашлар белән авылга кайтып концерт куярбыз, бәлки уеннар да уйнатырбыз, дип уйлаган идек. Бу хакта социаль челтәрләрдәге авылыбыз аккаунтына язгач, башта җанлылык сизелмәсә дә, яңадан халык активлашты. Бик күп авылдашларның активлыгы, ярдәме белән шушы матур, зур чараны оештыру бәхетенә ирештек. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев