Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Май чабу – кышны озату ул (Фоторепортаж)

Май чабуны төрле милләт вәкилләре бергәләп бәйрәм итте.

Май чабу моңарчы Рус Шуган һәм Михайловка авылларында үткәрелә иде. Быел бәйрәм район үзәгендә дә оештырылды. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.
Авыл җирлекләре бәйрәмгә ныклы әзерлек белән чыккан иде. Бәйрәм кунакларына яңа гына табадан төшкән коймак, самовар чәе, камыр эшләнмәләре, кайнатмалар да тәкъдим ителде.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе мулдан тәкъдим ителде. Сыер һәм кош итенә сорау зур булды. Айрат Корбыев, Рәзинә Габидуллина фермер хуҗалыклары – сөт продукциясе, Азат  Хөснуллин – каз, Мирһаҗиян Шәйхетдинов бал белән сату итте. “Август-Мөслим” агрофирмасы арпа һәм бодай алып чыккан иде. Балык, казылык сатучылар да булды. 
– Мөслимебездә һәр чара матур үтә. Халык мондый бәйрәмнәргә сусаган. Күреп торам: райондашларыбыз мондый чараларга бик теләп килә, танышлары белән күрешәләр, бергәләп чәй эчәләр, уеннарда катнашалар. Шушы бердәмлек, халыклар дуслыгы гасырлар дәвамында саклансын иде! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Рус Шуган яшьләренең бәйрәм тарихын, традицияләрен гәүдәләндергән тамашасын олысы да, кечесе дә яратып тамаша кылды. Уеннар белән үрелеп барган театральләштерелгән тамашның кульминацион вакыты кышны озату иде.
Май чабу православие динен тотучы авылларда да үтте. 24 февральдә Михайловка авылында да кыш белән саубуллашып, яман гадәтләр символы булган карачкыны яндырдылар. Бәйрәмне “Калинка” бию ансамбле белән берлектә мәктәп укучылары алып барды.
– Быел бәйрәмдә читтән кайтучылар күп булды. Бәйрәмнән соң олысы-кечесе чана шуды. Бездә бу көнне кунакка йөрү гадәте яши. Май чабуның традицион сые коймак булса да, башка еллардан аермалы буларак, быел учакта пылау да пешердек. Халык бик канәгать калды, – ди Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина.
Рус. Шуган авылында Май чабу 26 февральдә үтте. Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләде. Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина билгеләп үткәнчә, бәйрәм елдан-ел халыкны күбрәк җыя. Табыннарда коймакның ниндие генә юк иде! Бәйрәмдә үзешчәннәр һәм “Росинка” бию ансамбле җыр-биюләрен бүләк итте. Кызыклы уеннар оештырылды, анда балалар һәм өлкәннәр бик теләп катнашты. 
– Җигүле атларда йөрергә дип, ерак шәһәрләрдән кайтучылар да булды. Бәйрәм бик күңелле узды. Ураза алдыннан билгеләп үтелүче Май чабуның һәр көне билгеле бер исем астында уза. Ә атнаның соңгы көне – Гафу сорау якшәмбесе, бу көнне бер-береңнән кичерү сорала. Без дә якыннарыбыздан гафу сорадык, – ди Альбина Басорина.


 Лилия Шәймиева

 Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев