Көрәшик тә, узышыйк та – Сабантуй бүген бездә!
Мөслим Сабан туе быел да якташларны – туганнарны, дусларны, танышларны бер мәйданга җыйды.
Без – Сабантуйлы халык. Гасырлардан-гасырларга күчеп килгән әлеге милли бәйрәмебез үткән белән бүгенгене бәйли, киләчәккә ышаныч һәм өмет уята.
Хуш киләсез, кунаклар!
Кунакларны, һәрвакыттагыча, Сабантуй мәйданы капкасы төбендә гармунчылар ансамбле каршы алды. Кунаклар арасында районыбызның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, якташларыбыз – генерал-лейтенант Дәүфит Хәмәдишин, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТР мәгариф үсеше институты ректоры Рәис Шәйхелисламов, шагыйрә, телевизион һәм радиотапшырулар алып баручысы Шәмсия Җиһангирова һәм башкалар бар иде. Кунаклар гармунчылар ансамбле белән бергә “Киләчәк” паркының “Вакыт елгасы” күргәзмәләр мәйданына үтте. Биредә дистәдән артык коллектив эшчәнлекләрен чагылдыручы күргәзмә тәкъдим итте. “Туган як” агрофирмасы үстергән бөртеклеләрдән пешерелгән камыр эшләнмәләре, “Хәмәдишин” крестьян-фермер хуҗалыгы тәкъдим иткән каз итеннән эшләнмәләр һәм каз бәбкәләре, “Агромастер” җитештерү компаниясенең техникасы кунакларда зур кызыксыну уятты. Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция темасына да урын бирелгән иде. Шалаш янында хәрби киемнәр кигән егетләр сугыш чоры җырларын башкарды. Иске Карамалы авыл җирлеге һәм политехник техникум коллективлары кунакларны солдат шулпасы һәм солдат боткасы белән сыйлады. Күргәзмәдә Советлар Союзы Герое исемен алган райондашларыбыз турында мәгълүмат алырга, мәктәп укучыларының уңышларын бәяләргә, кайнар коймак-тәбикмәкләр белән чәй эчәргә мөмкин иде.
– Иске Карамалы кызы мин, туган ягыма сагынып кайтам! Балаларыма, оныкларыма да Мөслимебезнең гүзәллеген, табигатенең матурлыгын күрсәтергә тырышам. Мөслимдә татарларның милли йолаларын онытмыйча, гореф-гадәтләрне саклап гомер итәләр. Сабантуй – барлык туганнарны, дусларны, сыйныфташларны һәм танышларны очраштыручы бәйрәм ул, – диде Яр Чаллыдан кайткан Гөлнар Әхмәтова.
“Татар ихатасы” каршында кунакларны татар, рус, керәшен һәм мари кызлары каршы алды. Фольклор ансамбльләр милли җырлар белән сәламләде. Балалар сәнгате мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары һәм укучылары мамык, җепләр ярдәмендә картиналар ясау буенча осталык дәресе күрсәтте. “Җәмигъ” мәчете рәсем күргәзмәсен тәкъдим итте, үлән чәе белән сыйлады.
– Сабантуй ул – хезмәт туе. Мөхтәсибәттәге хезмәттәшләребез белән бәйрәмгә чәй өстәле әзерләдек, балаларның “Нурлы Рамазан” бәйгесенә килгән рәсемнәрен тәкъдим иттек, – диде “Җәмигъ” мәчете абыстае Сәрия Шакирова.
Римма Афзалова фотолары
ТУЛЫРАК "АВЫЛ УТЛАРЫ" ГАЗЕТАСЫННАН УКЫГЫЗ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев