Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Каз өмәсе – Мөслим бизәге (фоторепортаж)

Мөслимдә үткән III Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале кышкы Сабантуйга тиң булды.

Бөтендөнья татар конгрессы һәм Региональ татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылучы фестиваль җирлектә өченче тапкыр уздырылды.

Гадәттәгечә, Татарстанның шәһәр-районнарыннан гына түгел, күрше республика һәм өлкәләрдән – Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Киров, Свердловск, Себер якларыннан, ерак араны якын итеп, милләттәшләребез быел да бәйрәм йоласына җыелды. Кунакларны “Яшьлек” спорткомплексында гармунчылар ансамбле каршы алды. Фестивальне ачып, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазь укыды.

– Мөслимдә – чын татар мохите! Монда икенче мәртәбә килүем. “Мөслим” дигәч, күңелнең нечкә кыллары тибрәлеп куйгандай була. “Каз өмәсе” музыкаль-театральләштерелгән композициясе аеруча яхшы оештырылган булуы белән таң калдырды. Мастер-классларда да катнашырга җай чыкты. Беренче мәртәбә каурый чистартып карадым, каз каурыеннан май канаты ясарга да өйрәндем. Бик җылы атмосфера, татарлык, бердәмлек хөкем сөрә монда. Мөслимдә яшәгән халыкка сокланып та, кызыгып та кайтып китәм, – диде Оренбургтан килгән Гөлсылу Зарипова.

Теләгән һәркем мастер-класслар һәм кечкенә остаханәләрнең укучысы булды бу көнне. Чигү, төрле ысуллар белән картиналар ясауга һәркем һәвәс булмаса да, үзләрен сынап карарга теләүчеләр аз булмады.

– Шаккатып китәбез! Әйтерсең, кышкы сабантуй! Кунаклар өчен әзерләнгән ике көнлек программада һәрнәрсә уйланган. Остаханәләр дә, җыр-биюләр дә, каз мае белән мичтә пешкән коймаклар да искиткеч булды. Афәрин, мөслимлеләр! Алдагы елларда да очрашулар насыйп булсын! – диде Чувашиядән килгән кунаклар.

Фестивальнең икенче өлеше “Кояшлы Ык” ял зонасында дәвам итте. Каурый сибелгән юлдан, гармун көйләренә кушылып, кунаклар “Татар ихатасы”на үтте. 

Кичен кунаклар “Бәхет” скверында булды. “Пар каз” скульптур композициясе урнаштырылган урын һәркемдә соклану тудырды.  Зәй шәһәрендә яшәүче рәссам бу сынның макетын Мөслимдә үткән этнопленэрга алып килгән иде.

Гөлназ Җәлилова, Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 1 декабрь санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев