Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Теләк һәм бердәмлек булганда

Мәдәният хезмәткәрләренең бурыч-максатлары бер булса да, эш төрле җирдә төрлечә оештырыла

Районыбызда 30дан артык мәдәният йорты һәм клуб эшли. Һәркайсы авыл халкы өчен төрле бәйрәмнәр, милли йолалар, күңел ачу чаралары үткәрергә бурычлы. Мәдәният йортлары күпчелек авылларда халыкның бердәнбер җыелу урыны булып тора.

Торыш авыл клубының социаль челтәрләрдәге аккаунты күзгә чалынды. Яңа ел алдыннан клубта “Җемелди Яңа ел утлары” исемле бал-маскарад узган. Чараны Илнур Алишев алып барган, җырчы-композитор Хәмид Маткәримов кунакларга матур җырларын бүләк иткән. Берсеннән-берсе кызыклы уеннар, бәйгеләр үткәргәннәр.

Кайбер зур мәдәният йортларында да чаралар исем өчен генә үткәрелә. “Бездә бит халык йөрми, катнашмый” яки “Акча юк”, – дигән сәбәпләр табалар. Ә, бәлки, мәдәният йорты директоры тарафыннан оештыру, халык белән аңлашып эшләү җитми торгандыр?

Торыш авыл клубы, аның мөдире Рәфидә Нуртдинова хакында авылдашларыннан берничә тапкыр мактау, хуплау сүзләре ишетергә туры килде. Рәфидә ханым әлеге клубта 30 елдан артык эшли икән.

– Авылыбыз бәләкәй булса да, шөкер, халык бердәм һәм дус! Авылыбызда 50дән артык хуҗалык исәпләнә, 70тән артык кеше яши. Барлык бәйрәмнәрне дә шау-гөр килеп үткәрәбез. Өлкәннәр дә, урта буын яшьләр һәм балалар да, нинди генә чара булса да, актив катнашалар, мөрәҗәгатемне читкә какмыйча, чараларга һәрвакыт бердәм булып киләләр, – ди Рәфидә Нуртдинова.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.

Фото – Рәфидә Нуртдинованың шәхси архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев