Театр – тәрбия учагы
Иске Карамалы авылының “Замандаш” халык театры мөслимлеләргә яхшы таныш
Мөслим районы байрагына юкка гына курайчы егет төшерелмәгән. Мөслимлеләр мәдәниятне, сәнгатьне, җыр-моңны ярата. Элек районда бер халык театры эшләгән булса, бүген инде авылларда да халык театры исемен алган коллективлар бар. Иске Карамалы авылының халык театры – шуларның берсе.
Авыл мәдәният йорты каршында эшләүче театр коллективына 2017 елда халык театры исеме бирелә һәм “Замандаш” исемен йөртә башлый.
– Авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында район мәдәният бүлеге тарафыннан ел саен театр коллективлары бәйгесе үткәрелә иде. Безнең мәдәният йорты да бу бәйгедә катнашып килде. Без куйган әсәрләр тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде. Спектакльләрдә уйнаган Миләүшә һәм Илнур Кәримовлар, мәдәният йортының бүгенге директоры Сәрия Маликова, Фәнил Вәлиев, Илүсә Исламова бүген дә матур чыгышлары белән тамашачыларны куандыралар. Спектакльләрне күрше-тирә авылларга да барып куя идек, – ди ул чорда Иске Карамалы мәдәният йорты директоры булып хезмәт куйган Ми-ләүшә Гәрәева. – Балалар театр коллективы белән Минзәлә, Азнакай районнарында, Яр Чаллыда чыгыш ясадык. Парларны уйнаган яшьләр арасында гаилә коручылар да булды, алар бик матур гомер итәләр. Лилия апа, Илүсә апа, Әскать абый, яшь вакытларында хыялланган театрда уйнау теләкләрен өлкәнәйгәч тормышка ашырдылар. Эштән арып кайткан кешене концерт-спектакльләрдә катнашырга әйдәү җиңел булмаса да, авылдашларыбыз беркайчан да кире борып чыгармады, рәхмәт аларга!
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 март саныннан укыгыз.
Фото – Сәрия Маликованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев