Кичә Мөслимдә III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-фестивале узды
Мәдәният

Кичә Мөслимдә III Бөтенроссия балалар һәм яшьләр рок-фестивале узды

Чарада Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары да чыгыш ясадылар

Мөслимдә өченче мәртәбә "Ык-рок" фестивале оештырылды. Быелгы чарада Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 44 рок-группа чыгыш ясады.
Мөслим данын фестивальдә "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбленең уратанчы һәм өлкән төркемнәре (җитәкчеләре – Рәйсә Харисова белән Гөлназ Йосыпова), Илдар Сәгъдиев җитәкчелегендәге "Холодный драйв" вокаль-инструменталь төркеме яклады.
Чараны ачып, район башлыгы Альберт Хуҗин катнашучыларга уңышлар теләде.
Фестивальне "Мураками" төркеме чыгышы төгәлләде.

\

Рәмилә Сәләмова фотолары

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев