Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер очрашу – бер гомер

Бу атнада Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” бәйгесе кысаларында Мөслим районы мәдәнияте көне үтте.

Мәдәният йорты фойесыннан ук кунакларны гармунчылар каршы алды. Тамашачылар гармунга җырлап-биеп күңел ачты. Мөслимлеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Чигелгән мендәрләр, фоамираннан ясалган кошлар, курчаклар, күн белән эшләнгән картиналар, милли ризыклар... Шунда ук чәкчәк пешерү, йоннан, күннән картиналар ясау, читек тегү, маскировка челтәрен үрү буенча мастер-класслар үтте. Мөслим бренды булган какланган һәм тозланган каз, бармак, чәкчәк сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Күргәзмә казанлылар күңеленә хуш килде. Милли ризыклар белән сыйланып, рецептларын сорап алучылар да, остаханәләр белән кызыксынучылар да күп булды.

Мәдәният көне исеме астында үтсә дә, бу чара – якташлар очрашуы да. Казанда яшәүче якташларны күрү, очрашу, аралашу теләге мөслимлеләрне бергә җыйды. Кемнәр генә юк иде анда: генерал-лейтенант Дәүфит Хәмәдишин, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, педагогик фәннәр докторы, профессор Васыйл Гайфуллин, КФУның Психология һәм мәгариф институты директоры урынбасары, педагогик фәннәр докторы Алмаз Галимов, физика һәм математика фәннәре докторы, профессор Борис Тимеркәев, сәнгать әһелләре: шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, композитор Азат Хөсәенов, җырчылар Азат Кәримов, Рөстәм Гыйльфанов, Айдар Әхмәтҗанов, театр артистлары Артем Пискунов, Илфак Хафизов һ.б.

– Мөслим – иң кадерле, газиз төбәгем, чөнки ул – минем кендек каным тамган җир, әткәм-әнкәм, әби-бабаларым белән бәйли торган бер үзәк. Газиз якташларым белән очрашуны һәрвакыттагыча көтеп алдым, бик сагынып килдем! Бүген мин эш буенча Алтайга китәргә тиеш идем, Ходайның рәхмәте, анда баруны кичектерделәр, – диде шагыйрә Шәмсия Җиһангирова.

– Туган якка тарта. Бүгенге очрашуга якташларым белән күрешергә дип килдем, чөнки күбесен беләм: аралашып яшәгән кешеләр. Мәҗлес үткәрү күп чыгымнар таләп итә, шуңа бу чараны оештырган Мөслим районы җитәкчелегенә рәхмәт! Халык очрашуга теләп килә һәм тагын бер елга җитәрлек энергия алып китә, – ди генерал-лейтенант Дәүфит Хәмәдишин.

Римма Афзалова фотолары.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев