Алинә һәм Азат Кәримовлар күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Мәдәният

Алинә һәм Азат Кәримовлар күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Күкрәк билгесен Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин тапшырган

Якташларыбыз, җырчы Алинә һәм Азат Кәримовлар «Татарстан мәдәниятен үстерүдәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Мактаулы бүләкне артистларга Хәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган «Онытылыр, димә» концертында Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин тапшырган.

Фото  – Татар-информ архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев