Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Сыра турында

Сыраны борынгы мисырлылар уйлап тапкан.

  • Сыраны борынгы мисырлылар уйлап тапкан. Әмма алар аны фильтрлый белмәгәннәр һәм шуңа күрә салам аша эчкәннәр.
  •  Борынгы Вавилонда сыра кайнату һәм аны сату турындагы законнар булган. Сырага су кушкан сатучыны үлем җәзасы көткән. Аны су белән кушылган сыра мичкәсендә батырып үтергәннәр яки шартлаганчы сыра эчергәннәр.
  •  Айова штаты законы буенча, өч йотым сыра эчкән кешеләргә хатыннары белән йоклау тыела.
  •  Нигерия шоферлары сыраны тормоз сыекчасы урынына кулланалар.
  •  Бразилиянең сыра кайнату компаниясе лотерея урынына сөйләшә торган сыра банкалары чыгара башлаган. Банканы ачканнан соң ул, телгә килеп, сезнең отышыгыз бармы-юкмы икәнен хәбәр итә.
  •  Бер тустаган сыра эчсәң, автомобиль руле артына 45 минут узганнан соң гына утырырга мөмкин.

*Сыра кайнату Америкага ел саен 200 миллиард доллар табыш китерә.

  •  Япониянең Матсуширо шәһәрендә җир тетрәү 3 баллдан арта башласа, теләгән һәр кемгә бушка бер тустаган сыра бирәләр. 
  •  Һиндстанда 20 филдән торган көтү бәйрәмгә сыра  кайнатып ятучы авылга һөҗүм иткән. Филләр авылдан сыра тутырган мичкәләрне төбенә кадәр бушаткач кына чыгып  киткәннәр.
  •  Мацуздаки шәһәрендә яшәүче японнар ит тәмле булсын өчен сыерга иртәләрен сыра эчерәләр, ә кичләрен массаж ясыйлар. Мондый ит 6-8 мәртәбә кыйммәтрәк  тора.     
  • Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев