Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Нәрсә ул кар?

Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы кала.

Кар ул – кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты явым-төшем, күбрәк салкын температурада барлыкка килә.
Җил көньякта, океан һәм диңгез өстендә йөзеп йөргән болытларны төньякка куа. Салкын һавага килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар – кар бөртекләре хасил була. Кыскасы, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә. Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка килә. Аннан соң 0,1 миллиметрлы кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә барыбызга билгеле булган алты очлы кар бөртекләре барлыкка килә.
Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы аркасында алтмыш-йөз егерме градуслы почмаклар гына булырга мөмкин. Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабат-кабат вертикаль рәвештә күчеп йөриләр, өлешчә эриләр һәм яңадан кристаллашалар. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә шундый геометрик төрлелек барлыкка килә, хәтта ике охшаш кар бөртеген дә очратып булмый.

Фото-freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев