Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Песнәкләр - файдалы кошлар

Песнәкләр сайраучы кошларга керәләр. Бу кечкенә кошларның озынлыгы – 8-16 см. Аларның каурыйлары куе һәм йомшак, бу аларны каты салкыннардан саклый. Алар туры, кыска, очлы томшы-клары, нык аяклары белән аерылып тора. Тырнаклары эчке якка кәкрәйгән. Канатлары да кыска. Аларның даими яшәү һәм ау урыны – урман.

Нигездә бөҗәкләр, орлы­клар, ә кайберләре личинка­лар белән генә туклана, нәкъ менә шуңа күрә алар безнең бакча агачлары һәм яфраклы урманнар өчен файдалы да.

Бу семьялыкның бер төре – зур песнәк. Гәүдәсе озын­лыгы 16 сантиметр. Очкан чакта канатлары киңлеге 25 см. Ачык яшел-сары-зәңгәр һәм кара төсе белән аеры­лып тора. Башы, муены, кой­рыгы һәм түше кара, яңагы ак төстә. Бу тере, тынгы белмәс, кызыксынучан, сугышырга да ярата торган кош. Песнәк үзенең күп вакытын агач бо­такларында үткәрә, ерак ара­ларга очудан тыела, җиргә ту­клана торган әйбер тапканда гына төшә. Кыш башланыр ал­дыннан ау вакытында үткен тырнаклары белән кирпеч стенага да куна, калай түбә читендә тукталып игътибар белән күзәтә һәм кайчакта йо­клаган чебеннәр таба.

Песнәк – батыр да, куркак та кош. Үзеннән көчсезләр белән сугыш башларга күп сорамый, ә инде көчлерәк кошлар күренгәндә шунда ук хәвефле авазлар чыгарып бу урыннан очып китә.

Алар кешеләргә ияләнә. Ике-өч айдан соң кулдан азык ала башлыйлар, әгәр бер урында озаграк басып торсаң – тагын азык эзләп киләләр һәм кулга куналар.

Песнәк – комсыз кош. Җәйге чорда ул үз авырлы­гындагы азыкны ашый, шуңа күрә кышкы көннәрдә өстәмә азык бирү таләп ителә, аңа көнбагыш, кабак орлыгы, тары һәм сало (тозланмаган) керә.

Кышкы чорда өстәмә ашат­маганда язга ун песнәкнең берсе генә исән кала. Шуңа күрә уңайлы урын­нарга җимлекләр куярга һәм аларга көн саен азык өстәргә кирәк.

Песнәкләр – файдалы кошлар. Алар бакча агачла­рындагы һәм урман массив­ларындагы корткычларны юк итә.

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев