Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Каз мае дәвалый

Каз маеның дәвалау үзлекләре Әбүгалисина заманнарыннан ук билгеле.

Ул халык медицинасында салкын тию, ютәл, тире өшү, пешү, пневмония, гинекология, геморрой, тире авырулары булганда һәм косметологияде еш файдаланыла. Каз мае организмның иммун системасын ныгытучы препаратлар составына да керә.

Суыкка чыгар алдыннан, аяклар һәм кулларны җылы суга тыгып торырга, аннан корытып сөртергә һәм каз мае сөртергә кирәк. Май сеңеп беткәч, киенеп, урамга чыгарга була. Сезгә моннан соң бернинди суыклар да куркыныч булмаячак.

Борынгы Кытай табиблары каз маеның организмны зарарлы матдәләрдән чистартуын, шешләрнең үсешен туктатуын, аларны таркатуын белгән. Каз маен яман шеш авыруларына каршы файдаланганнар. Каз мае югары температурада молекуляр структурасын үзгәртми, анда холестерин юк. Ул шул үзлекләре белән башка терлек майларыннан күпкә өстен.

Каз мае 3 яшькә кадәрге балалар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга зыянлы булырга мөмкин. Бөер һәм бавыр чирләре булганда да, каз мае белән сак булу сорала.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев