Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Ялкаулык... файдалы?

Иртәләрен физзарядкадан башлап җибәрергә иренүчеләр өчен менә дигән яңалык: немец галимнәре ялкау һәм ваемсыз кешеләрнең озаграк яшәвен һәм азрак чирләвен раслаганнар.

- Максатка омтылышлы булмау, һәм кайберәүләрне гомер буена эзәрлекләп килүче ялкаулык чынында сәламәтлекне саклый һәм гомерне озынайта. Ялкаулык стрессларга һәм неврозларга каршы тору үзенчәлегенә ия.

Марафонда катнашу урынына йомшак түшәктә иркәләнеп ятуны, көндезләрен төшке аш өчен бирелә торган ял сәгатьләрендә дөнья бетереп тренажерларга чапканчы черем итеп алуны хуп күргәннәр озаграк яши, - дип раслый профессор Петер Акст Германиянең “Bunte” журналында басылып чыккан мәкаләсендә. Ул, үзең өчен уңай вакытта физик күнегүләр белән җиңелчә генә шөгыльләнү, теләгәннән азрак ашау - бик файдалы, әмма һәр нәрсәдә дә чама хисен белергә, иң мөһиме - үз-үзеңне ирексезләмәскә кирәк, дип саный.

Әлеге профессор: ”Тикшеренүләр ерак араларга йөгерү белән шөгыльләнүчеләрнең 50 яшьләрдә башкаларга караганда күпкә хәлсезрәк булуын күрсәтте. Алар тиз картая, хәтер юклыктан интегә”, - дип раслый.

Кояш чыкканчы инде әллә кайчан йокыдан торырга күнеккән Германия халкын галимнең әлеге раслаулары бик нык аптырашта калдырган, әлбәттә. Чөнки профессор иртән-иртүк, уянгач та сикереп торырга киңәш итми, организмны ирексезләү үзен көн дәвамында сиздерәчәк, ди бит. Ә аның төп киңәше мондый:”Буш вакытыгызның яртысын заяга уздырыгыз. Ары-бире сугылып йөрегез, аның каравы, сәламәтрәк булырсыз”, янәсе...

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев