Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Кызыклы фактлар

Хатын-кызга иренең чәчен кисәргә ярамый.

Ә йокы бүлмәсендәге көзгеләр гаиләгә ни өчен куркыныч? Төрле сынамышлар, юраулар ата-бабалар заманыннан ук калган.

Аларның күпләре әле дә яши. Араларында гаиләне таркалудан саклауда кулланылганнары да очрый.

1. Ир белән хатын берьюлы кулларын сөлгегә сөртергә тиеш түгел. Кулны сөрткәндә кеше сөлгедә негатив энергиясен калдыра. Димәк, гаиләдә тавыш чыгарга мөмкин.

2. Туй балдагын кесәдә, сумкада йөртергә ярамый. Ике арадагы мөнәсәбәтләр суынмасын өчен ул һәрвакыт бармакта булырга тиеш.

3. Хатын-кызга иренең чәчен кисәргә ярамый. Чәчләр - уңай энергияне саклый. Аларны хатын үзе кисеп ташлагач, иренең аңа суынуын көт тә тор.

4. Көзгеләр караватка каршы тормасын. Көзгеләрнең мистика белән бәйле булуын һәркем белә. Көзгедәге чагылыш - тагын бер кешене күрсәтә. Димәк, бу пар арасына тагын кемдер керүе ихтимал

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев