Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Укырга кирәк!

Китап – белем чишмәсе, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Чыннан да, кеше тормыш тәҗрибәсе аша гына түгел, китаплар укып та белем туплый.

Миләүшә Хәсәнова, 
Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:

Китап – белем чишмәсе, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Чыннан да, кеше тормыш тәҗрибәсе аша гына  түгел, китаплар укып та белем туплый. Әдәби китаплар тормыштан алынган гыйбрәтле язмышларга таянып языла. Кешеләр шуларны укып үз гомерен  дә иләк аша үткәрә. Менә шундый китаплар укырга яратам. Мәдинә Маликованың “Шәфкать туташы” , “Кызыл гөл” китапларын бирелеп укыдым. Автор әсәрләрен бик катлаулы телдә язса да, укырга бик җиңел. “Авыл утлары”  газетасы редакциясендә “Казан утлары”  сериясеннән китаплар күп сатыла, әлеге китапларны алам, укыйм.
Дөньяга карашымны үзгәрткән китап. Моннан 20 ел элек Фәнис Яруллинның “Яралы язмышлар”  китабы чыкты. Шул китапны кат-кат, елый-елый укыдым. Балалар язмышына битараф булу, намуссызлык йөрәкне әрнетте. Ул китап мине бик тетрәндерде.
Дини китаплар укырга яратам. Кешенең дөньяви гыйлеме генә түгел, дини белеме дә булырга тиеш. 
Р. Кадыйрованың “Дин һәм ихсан”  китабында ислам дине тарихы, йолалары турындагы хөкем һәм әмерләрләргә кагылышлы актуаль мәсьәләләр чагыла, язмалар укучыга аңлаешлы телдә мәкаләләр, хикәяләр рәвешендә бирелгән. Бик тәрбияви китап. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Сәхифәне Римма Афзалова әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев