Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Уку үзеңә ышанычны арттыра

Мин тормышымны китапсыз күз алдына да китерә алмыйм, ул – мавыктыргыч олы бер дөнья. Ә китап укырга, аны яратырга әнием, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая Шәйхенуровна белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Суфия Касыймовна өйрәткәндер, дип уйлыйм.

Гөлшат Солтанова, Мөслим гиназиясе педагог-китапханәчесе:

Яраткан китабым.

Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын яратам, аның барлык китапларын да укып чыктым. Аеруча ошаганы – “Кеше китә – җыры кала” повесте. Әсәр халыкчан, жор телле. Халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән һәм киләчәк буыннарга тапшырган кешеләр тормышта аякларында нык басып торалар, үзләреннән соң җир йөзендә матур җыр калдыралар. Кешенең яшәү мәгънәсе шунда. Һәр кеше җирдә үз эзен калдырырга тиеш. Җирдә кешенең җыры өзелмәскә тиеш. Җыр – кешенең мәңгелек юлдашы. Мөхәммәт Мәһдиев повестьта моны ачык күрсәтә.

Тормышымны үзгәрткән әсәр – Рөстәм Нәбиев һәм Дания Нәгыймнең “Бөртекләп җыелган гомер” китабы. 

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 10 ноябрь санында укыгыз.

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев