Романнар яратам
Тормышны, фикерне үзгәрткән китаплар күп булды. Элекке тормышны бүгенге көн белән чагыштырып булмый. Бик рәхәт яшибез: тамагыбыз тук, өебез җылы, өстебез бөтен – оҗмах!
Энҗе Баһавиева,
пенсионер:
Китаплар укырга бик яратам! Яшьтән үк килгән гадәт бу. Китап укыганда җан тынычлана. Миңа 74 яшь. Бүген дә укыйм, укыган китапларым турында башкаларга да сөйлим. Китапларны кызым да алып кайтып бирә, китапханәдән дә алам. Кыска әсәрләр, кечкенә китаплар “тамакны туйдырмый”, берничә китаптан торган романнар укырга яратам. Укыйсым бар дип, эшне дә ашыга-ашыга башкарам, тизрәк төгәлләргә тырышам.
Тормышчан әсәрләрне үз итәм. Кызыклы вакыйгалар турында һәм аңлаешлы, җиңел укыла торган китапларга өстенлек бирәм. Авыр тормыш хәленә төшкән геройлар өчен чын күңелдән борчылып, алар белән бергә кайгырып, елый-елый укыйм. Китап геройларының шатлыкларына сөенәм, андый мизгелләрдә үземне бик бәхетле хис итәм.
Элеккеге язучыларның, классикларның әсәрләрен яратам. Үзебезнең районда яшәп иҗат итүче Фоат Садриев китапларын бик яратып укыйм. Аның миндә унлап китабы бар. Ф.Садриевның әсәрләре тормышчан, китап эченә кереп, үзең дә шунда яшәгәндәй буласың. Аның күп китапларын кабат-кабат укыйм.
Зифа Кадыйрова әсәрләре тормышчан, аңлаешлы һәм укырга җиңел: күңелле дә, кызганыч та, шул ук вакытта мавыктыргыч та. Укырга яратмаган кешегә З.Кадыйрова әсәрләре аша китаплар дөньясына керергә җайлы булачак.
Яраткан китабым – Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе. Ф.Садриев әсәрдә шушы чорның иҗтимагый-сәяси мохитен җәмгыятьнең авыл, район җирендәге төрле социаль катламнары аша тасвирлый. Әсәрдә адәм баласы бу дөньяда үзе дә бәхетле булырга һәм башкаларны да бәхетле итү, тормышны ямьләү яки эз калдыру өчен гомер буе көрәшергә тиеш дигән фикер ята. Әсәрне Фоат Садриевның үзен күз алдына китереп укыдым. Мин бу китапны бик яратам һәм бөтен кешегә дә укырга киңәш итәм.
Тормышны, фикерне үзгәрткән китаплар күп булды. Элекке тормышны бүгенге көн белән чагыштырып булмый. Бик рәхәт яшибез: тамагыбыз тук, өебез җылы, өстебез бөтен – оҗмах! Бүгенге рәхәт тормышны аңлау өчен дә китаплар укырга, әсәрләр аша әби-бабайларыбыз яшәгән чорны, алар кичергән авырлыкларны күз алдына китерергә кирәк. Гомәр Бәшировның “Намус” романын мисалга китерә алам. Әсәрнең герое Нәфисә миңа бик ошады, аның кайбер сыйфатларын, бигрәк тә һәрвакыт оптимист булуын үземә үрнәк итеп алдым.
Соңгы укыган китабым – Равилә Шәйдуллинаның “Карт шомырт хатирәсе” романы. Язучы кулаклаштыру елларын, шул вакыттагы тормышны тасвирлый. Мавыктыргыч әсәр. Соңгы арада яшь язучыларның китапларын да укырга тырышам. Яшь язучылар да бик күп һәм китаплары да бик мәгънәле, укырга рәхәт.
Киңәш. “Китап укырга вакыт юк”, – дигәнне гел аңламыйм. Вакыт табыла ул, теләк кенә кирәк! 35 ел фермада сыер савучы булып эшләдем, биш бала үстердем. Тормышымның һәр чорында китап юлдашым булды. Биатай китап укыганны яратмый иде (килен эшсез тора бит!), ул ишегалдында йөргән арада булса да китап укырга тырыша идем.
Фото – Э. Баһавиеваның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев