Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Романнар яратам

Тормышчан әсәрләрне үз итәм. Кызыклы вакыйгалар турында һәм аңлаешлы, җиңел укыла торган китапларга өстенлек бирәм.

Энҗе Баһавиева, пенсионер:

Китаплар укырга бик яратам! Яшьтән үк килгән гадәт бу. Китап укыганда җан тынычлана. Миңа 74 яшь. Бүген дә укыйм, укыган китапларым турында башкаларга да сөйлим. Китапларны кызым да алып кайтып бирә, китапханәдән дә алам. Кыска әсәрләр, кечкенә китаплар “тамакны туйдырмый”, берничә китаптан торган романнар укырга яратам. Укыйсым бар дип, эшне дә ашыга-ашыга башкарам, тизрәк төгәлләргә тырышам.

Тормышчан әсәрләрне үз итәм. Кызыклы вакыйгалар турында һәм аңлаешлы, җиңел укыла торган китапларга өстенлек бирәм. Авыр тормыш хәленә төшкән геройлар өчен чын күңелдән борчылып, алар белән бергә кайгырып, елый-елый укыйм. Китап геройларының шатлыкларына сөенәм, андый мизгелләрдә үземне бик бәхетле хис итәм.

Элеккеге язучыларның, классикларның әсәрләрен яратам. Үзебезнең районда яшәп иҗат итүче Фоат Садриев китапларын бик яратып укыйм. Аның миндә унлап китабы бар. Ф.Садриевның әсәрләре тормышчан, китап эченә кереп, үзең дә шунда яшәгәндәй буласың. Аның күп китапларын кабат-кабат укыйм.

Тулырак "Авыл утлары" газетасы 2023 ел 18 август санында укыгыз.

 Фото –  Э. Баһавиеваның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев