Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Күңел байлыгы кирәк

Кечкенә чакта әти укый торган калын китапларга карый идем дә: “Бу китапны ничек укып бетереп була микән?” – дип уйлый идем.

Миләүшә Гәрәева. Иске Карамалы авылы:

 Үсә төшкәч, үзем дә китапларга гашыйк булдым. Әти авырып урын өстенә калгач, китапларны сатып ала башладык, чөнки китапханәдә ул укымаган әсәр калмаган иде. Әти белән сөйләшер, китаплар турында фикерләшер өчен сеңлем белән без дә укыдык. Хәзер дә киштәләребезне китаплар бизи.

Иң яраткан китабым – Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы. Тарихны, ата-бабаларыбызның тормышын, гадәт-йолаларның ничек барлыкка килүен белергә, өйрәнергә, әдәп, милли аң, әхлак нормаларының нигезен белергә кирәк. 

Китапны кабул итү өчен күңел байлыгы кирәк. Мәхәббәт, гаилә тарихлары белән кызыксынасың икән, Зифа Кадыйрова, Айгөл Әхмәтгалиева, Шәмсия Җиһангирова, Фәнис Яруллин китапларын укырга тәкъдим итәм. Антон Макаренконың “Педагогик поэма”сын һәм Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй” әсәрен авыр язмышлы балалар тормышын яктырткан иң яхшы әсәрләр исемлегенә кертер идем. 

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара

Фото – М.Гәрәеваның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев