Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китапны тотып укырга яратам

Балачактан ук укырга яратам, чөнки әни бик күп укый иде. Өйдә китаплар да бик күп иде.

Светлана Гәрәева, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече:

Балачактан ук укырга яратам, чөнки әни бик күп укый иде. Өйдә китаплар да бик күп иде. Мәктәп китапханәсенә тузан төшермәдек, район үзәк китапханәсенә дә йөрдек. Аннан үзем китаплар җыя башладым. Федор Достоевскийның “Преступление и наказание”, Этель Лилиан Войничның “Овод”, Лев Толстойның “Война и мир” романнарын яратып укыдым. 
 Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” романы күңелгә кереп калган. Ул минем өчен татар телендәге беренче тарихи роман булды. Без яшь чакта андый китаплар бик күп тә булмагандыр, бәлки. Әлеге романны укып: “Татарлар шулай яшәгән икән”, – дип уйлаганым истә. 
Күбрәк тарихи китаплар укыйм. Һ
Русча да укыйм, татар язучыларын да яратам.

Цитаталарның барысы да хәтердә калмый, шулай да Маргарет Митчеллның “Унесенные ветром” романыннан Скарлет сүзләре истә: “И завтра будет день!” 
Газета-журналлар да алдырам.
Киңәш. Грегори Дэвид Робертсның “Шантарам” романын укырга киңәш итәм. Кеше язмышы турындагы әлеге китап миңа бик нык тәэсир итте. Аның дәвамы “Тень горы” дип атала.


Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Фото –  С. Гәрәеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев